Путин Мөбарәкнең Россия һәм Мисыр мөнәсәбәтләре үсешенә керткән шәхси өлешен әйтте

Россия Президенты Мисырның элеккеге җитәкчесе вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклашты.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзенең Мисыр коллегасы Абдел Фәттах әс-Сисига телеграмма юллады. Ул илнең элеккеге президенты Хөсни Мөбарәк вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.Телеграмма тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

«Россиядә аның безнең илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр һәм үзара файдалы хезмәттәшлек үсешенә керткән зур өлеше турында истә тотачаклар. Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашу сүзләребезне җиткерүегезне сорыйм», - дип билгеләп үтте Путин.

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбарәк Каһирәнең хәрби госпиталендә 92нче яшендә вафат була. Ул Мисыр белән 30 елга якын идарә иткән һәм илдә «гарәп язы» дигән исем алган массакүләм демонстрацияләр фонында отставкага китәргә мәҗбүр булган.