Әлмәттә «Җиңү волонтерлары»ның беренче форумы республикадагы юбилейларга багышланган

Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

(Әлмәт, 26 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 1 мартта Әлмәттә Яшьләр үзәгендә «Җиңү волонтерлары»ның беренче форумы узачак. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Форум кысаларында белем бирү лекцияләре, мастер-класслар, тренинг программасы һәм тагын бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар оештырылачак.

Катнашырга теләүчеләр өчен теркәлү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://forms.gle/XPEAEApSrTxQnFsMA.