news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Өлкәннәргә ярдәм итү - буыннан-буынга килгән матур гадәт

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән әңгәмә.

Эльмира Зарипова: Өлкәннәргә ярдәм итү - буыннан-буынга килгән матур гадәт

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ, Рәмис Латыйпов). Өлкән яшьтәге кешеләрне гаиләләргә алу мәсьәләләре ничек оештырылган? Хезмәт хакының күләмен арттыру буенча министрлык нинди эшчәнлек алып бара? Пенсия реформасы бәйле рәвештә нинди әзерлек эшләре оештырылган? Татар телен ничек саклап калырга була? Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шулар хакында сөйләде.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова интервьюсындагы төп темалар:

1. Министрлыкның иң актуаль проекты демографик вәзгыятькә кагыла.

2. Район башлыкларына демографик вәзгыятьне җайга салу бурычы йөкләнде.

3. 2018 елда Татарстанга чит җирләрдән 1,2 меңнән артык ватандаш кире кайткан.

4. “Без 2019 елда гына 1,5 меңнән артык пенсионерны башка һөнәрләргә өйрәтәчәкбез".

5. Ялгыз 37 өлкән кеше үзенә икенче гаилә тапкан.

6. Татарстанда минималь хезмәт хакы – 12 мең сум, аның күләмен арттыру буенча эш алып барыла.

7. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча алып барылган эшчәнлек.

8. Эшсезләргә яңа эш урыны табарга, яңа эш урыннарында квалификацияләрен үзгәртергә ярдәм итәләр.

9. Кеше үзенең нинди субсидияләргә хакы бар икәнен ничек белә ала?

10. Яшүсмерләр ничек эшкә урнаша ала?

11. “Татар телен саклау әти-әнидән тора, гаиләдән килә”.

Министрлыкның иң актуаль проекты демографик вазгыятькә кагыла

- Эльмира Әмировна, министрлык өчен узып киткән ел нинди вакыйгалар белән истәлекле булды?

- Безнең министрлык, Владимир Владимирович Путинның майда чыккан указларында кушылганча, милли, илкүләм проектлар өстендә эшли. Бу проектлар төрле өлкәләргә кагыла.

Иң актуаль проект демографиягә бәйле. Бу проектта биш юнәлеш бар. Аларда өлкән кешеләргә, яңа туган балаларга, күпбалалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтеләчәге,өлкәннәргә нинди социаль, медицина хезмәте күрсәтергә тиеш булуыбызәйтелгән.

Шулай ук бу проектларда пенсия яше алдындагыларны эш белән тәэмин итү, яңа һөнәргә өйрәтү каралган. Без Россия Федерациясе ведомстволары белән бу чараларны, бу планнарны тормышка ашыру ысуллары турында төрле килешүләр төзибез.

Район башлыкларына демографик вазгыятьне җайга салу бурычы йөкләнде

- Татарстанның кайсы районында балалар күбрәк, ә кайсысында азрак туа?

- Кызганыч, безнең республикада соңгы ике елда демографик күрсәткечләр бик югары түгел. Бу хәл Россия күләмендә дә күзәтелә. Дөньяга килүче балалар саны әзрәк, ә үлем очраклары күбрәк.

Әйтик, Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә, кызганычка каршы, демографик хәл бик яхшы түгел.

Республикабызда Президентның 38 төрле программасы буенча эш алып барыла. Без алар нигезендә клублар, мәктәпләр төзибез, хастаханәләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Кем өчен?! Әлбәттә, халык өчен. Районнарыбызда, аеруча авыл җирлекләрендә халык яшәмәсә, балалар туып тормаса, бу эшнең кирәге дә калмый.

Шуңа күрә бүгенге көндә без Президент Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән берлектә район башлыкларына, беренчедән, демографик вазгыятьне яхшыртуны, икенчедән, эш урыннары булдыруны төп максат итеп куйдык.

Яшь гаиләгә нәрсә кирәк? Беренчедән, эш урыны, икенчедән яшәү урыны. Эш булса, хезмәт хакы да, яшәү урыны да була.

Авыл җирендә социаль шартлар аеруча яхшы: клублар да, мәктәпләр дә бар, юллар да төзибез.

2018 елда, Президентыбызның аерым карары буенча, авылда өч ел яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын тапканнар бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акчага ия булды. Бу ярдәмнебезнең 5,8 меңнән артык хатын-кыз алды.

- Бу – яшь аналар өчен Президент биргән, икенче балага бирелә торган акчамы?

- Әйе, беренче туган бала өченакча 2018 елдан бирелә. Әйтик, өч кешелек гаиләнең кереме 42 меңнән әзрәк булса, шундый ярдәм күрсәтелә. Балага яшь ярым булганчы, ай саен 8 896 сум каралган. 1 гыйнвардан шундый сумма, ә узган елны ул 8 490 сум иде.

Аны алу өчен, керемне исәпләргә, һәм, ул 20 меңнән кимрәк булса,документларны җыеп, социаль ярдәм күрсәтү бүлекләренә илтептапшырырга кирәк. Бүгенге көндә бу акчалата ярдәмне 6 меңнән артык хатын-кыз ала. Бу – бигрәк тә яшь гаиләләр өчен бик зур ярдәм, чөнки бүгенге көндә безнең минималь хезмәт хакы – 11 280 сум, ә бу айлык ярдәм – 9 меңгә якын.

Яшь гаиләләр өчен, икенче бала табучылар өчен ана капиталы каралган. Бу ана капиталы программасы 2006 елдан эшләп килә. Ул елларда демографик күрсәткечләр түбән иде, шуңа күрә Россия күләмендә шундый программа кабул ителде. Бүгенге көндә безнең республикада 200 меңнән артык хатын-кыз, икенче, өченче балалары тугач, ана капиталын алды.

Өч балалы гаиләләр, балаларына 18 яшь тулганчы, күп балалы гаилә дип санала. Мондый гаиләләр өчен республикабызда аерым программалар каралган, төрле ярдәм күрсәтелә, шул исәптән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне 30%ка киметү рәвешендә субсидия бирелә, шулай ук 6 яшькә кадәрге һәр бала өчен даруларга субсидия бар,транспортта йөрү өчен субсидия каралган.

Ә аналарның гаиләдә үз вазифаларынәхлак сыйфатларына нигезләнеп башкаруларына карап, Хөкүмәтебезнең“Ана даны” - “Материнская слава” дигән аерым медале бар. Ул медаль Татарстанның дәүләт бүләге булып исәпләнә, һәм ана вазифаларын намус белән башкарган аналарга тапшырыла. Безгә төрле иҗтимагый оешмалар бу медальгә кандидатлар исемлеген җибәрә, без аларны бөтен яктан: балаларын тәрбияләүләрен, үз вазифаларын үтәүләрен карыйбыз. Тиешлеләрен сайлап алгач,Президент указы буенча, аларга шундый медаль тапшырабыз.

Бу медаль биш балалы әниләргә бирелә, һәм,беренчедән, матур, намуслы, башкалар өчен үрнәк булып яши торган гаиләләрдән булган әниләр бу медальгә лаек була.

2018 елда Татарстанга чит җирләрдән 1,2 меңнән артык ватандаш кире кайткан

- Демография турында сөйләшкәндә, чит җирләрдә, чит якларда яшәүче ватандашларны кайтару буенча программа ничек эшли?

- 2018 елда безнең республика беренче тапкыр шул программага керде. Бу программаның төп максаты – чит илдә яшәгән ватандашларны Татарстанга кайтару.

Узган елны республикабызга бу программа буенча Украинадан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Таҗикстаннан, Кыргызстаннан 1,2 меңнән артык кеше кире кайтты. Беренчедән, без бу белгечләргә һәм аларның һөнәрләренә безнең хезмәт базарында ихтыяҗ булу-булмавын карыйбыз. Алар безнең оешмалар өчен иң кирәкле белгечләрме?! Аларның кайберләре – 35, 40 яшьтә, мондый гаиләләр демографик яктан да безгә шундый зур таяныч булып тора.

2019 елда да без бу программа буенча эшләячәкбез, һәм,400-450ләп ватандаш безнең республикага кайтыр, дип өметләнәбез.

- Ә бу программада катнашу өчен, бу кешеләр турыдан-туры министрлыкка чыгамы?

- Алар, беренчедән, миграция хезмәтенә киләләр, һәм аларны миграция эшләребуенча органнар тикшерә. Соңыннан без һөнәрләрен, балалары, гаиләләре булуын карыйбыз инде. Безнең өчен бигрәк тә гаиләсе булган кешеләр һәм югары технологияле белгечләр, бүгенге көндә хезмәт базарына туры килерлек һөнәре булганнар кирәк.

“Без 2019 елда гына 1,5 меңнән артык пенсионерны башка һөнәрләргә өйрәтәчәкбез”

- Пенсия яше арту сәбәпле, күп кешеләр эшсез калырмын дип борчыла, пенсия алдындагы кешеләр, пенсиягә чыгачак кешеләр шулай ук борчылалар. Аларга нинди өметләндерә торган сүзләр әйтә аласыз?

- Пенсия темасы – бүгенге көндә бик актуаль, чөнки без 2018 елда пенсия системасында зур үзгәрешләр булганлыгын беләбез. Бүгенге көндә бездә яңа категория барлыкка килде. Пенсиягә биш елга соңрак чыгучылар “предпенсинерлар” - пенсия яше алдындагы кешеләр дип атала.

Әйтик, элек хатын-кызлар 55 яшьтә пенсиягә чыгалар иде, бүген - 60 яшьтә. Хатын-кызларның пенсиягә чыгу вакыты 55 яшьтән 60 яшькә кадәр озайтылды, ир-атларныкы –60тан 65 кадәр. Алар пенсия яше алдындагы кешеләр дип санала. Пенсионерларга нинди ярдәм күрсәтелергә тиеш булса, аларга барысы күрсәтелә. Ничә яшь тулуына, эшләүләренә карамастан,пенсионер дигән рәсми документлары булмаса да, хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән пенсионерларга кебек үк бөтен социаль хезмәтләр, социаль ярдәм күрсәтелә, субсидияләр, льготалар бирелә.

Әйтик, хезмәт ветераны категориясенә туры килә икән, аларга, шундый льготалы категорияләргә ярдәм күрсәтелгән кебек ярдәм күрсәтеләчәк.

Икенчедән, бүгенге көндә эшләүче пенсия яшеалдындагы кешеләр эш урыннарыннан китмиләр, һәм аларны беркем дә куа алмый. Без, алар эшсез кала дип, курыкмыйбыз. 2018 елның җәй, көз, кыш көннәрендә эш бирүчеләр белән төрле түгәрәк өстәлләр, консультацияләр үткәрдек.

Бүгенге көндә шундый “предпенсионерларның” кайда эшләүләрен карадык. Безнең республикада аларның саны – 27 мең кеше. Алар арасында 1964нче елдан алып, 1968нче елга кадәр туган хатын-кызлар, 1959нчы елдан алып,1963 нче елга кадәр туган ир-атлар. Алар 2019 елда шул “предпенсионерлар” категориясенә туры киләләр. Казан, Чаллы, Арча шәһәрендә шундый “предпенсионерлар” иң күп булуын күрәбез.

Мин милли демография проекты буенча әйтеп киткәнчә, “предпенсионерларның” профессиональ яктан белемнәрен үстерү, аларны яңа һөнәргә өйрәтү буенча аерым программа, аерым чаралар каралган. Республикабыз да бу чараларда катнашачак, һәм без 2019 елда гына 1,5 меңнән артык пенсионерны башка һөнәрләргә өйрәтәчәкбез. Бүгенге көндә ул “предпенсионерлар” эшләүләрен дәвам итә.

Без бу юнәлештә аерым зур предприятиеләр, зур оешмалар белән эшлибез. “КАМАЗ”, “Метроэлектротранс”, “Водоканал” оешмалары үз заявкаларын бирде. Аларда“предпенсионерлар” бар, һәм алар бу эшчеләрен башка һөнәргә өйрәтергә тели. Әйтик,“КАМАЗ”, “Метроэлектротранс”, “Водоканал”да, бүгенге көндә нинди белгечләр кирәк булуыннан чыгып,әлеге “предпенсионерларны” ниндидер башка һөнәргә өйрәтеп, квалификацияләрен үзгәртәбез, алар шул ук оешмаларда хезмәт эшен дәвам итәчәк.

Ялгыз 37 өлкән кеше үзенә икенче гаилә тапкан

- Ә менә өлкән яшьтәгеләрне гаиләгә тәрбиягә алу мәсьәләсен карасак, хәзергә күпме гаилә тәрбиягә алды? Сез бу юнәлештә нинди максатлар куясыз?

- Инде икенче елрәттән өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу программасы эшли.

Без, беренчедән,һәр районда шундый гаилә булдыру максатын куябыз. Бүгенге көндә республикабызда 33 районда37 ялгыз калган өлкән кеше үзенә икенче гаилә тапты, алар интернатта яшәми. Чагыштырып карау өчен: Кайбычтагы өлкәннәр өчен кечкенә генә интернатта 25 кеше яши.

Без беләбез: экспертлар, табиблар әйткәнчә, өлкән кеше өчен гаиләдә калу, гаилә белән яшәү, бигрәк тә балалар белән яшәү яхшырак. Интернатта да аларны бик яхшы карыйлар, аларга ашау ягыннан да, матди яктан да ярдәм күрсәтәләр, ләкин өлкән кешегә гаилә җылысы кирәк.

Безне шулай өйрәттеләр: авылда ялгыз өлкән кеше булса, без аны калдырмыйбыз, ул безнең урамда яши икән, без аңа ярдәм итәбез. Бу буыннан-буынга килгән. Бүген кайбер гаиләләр үз авылында ялгыз калган өлкән кешене үз йортына ала. Без мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтәбез. Өлкән кешенең үзен карый алуына, инвалид булу-булмавына бәйле рәвештә, хөкүмәт тарафыннан ярдәмнең күләме – 4 меңнән 8 мең сумга кадәр.

Һәр гаилә артыннан ниндидер күзәтү кирәк. Без бу гаиләләргә барабыз, өлкән кешеләрнең хәлен беләбез, яшәү шартларын карыйбыз. Бүгенге көндә бездә өлкәннәрнекире интернатка кайтарган очраклар юк.

- Бөтен өлкәннәрне дә гаиләләргә таратып, картлар йортларын бетерү дигән максат куелмыймы?

- Юк. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, өлкән кешеләрнең саны арта. Әйтик, 2018 елда 965,9 мең кеше – ул пенсионерлар. Пенсия системасы үзгәрсәдә, без, статистика мәгълүматлары буенча, 2030 елгааларның саны тагын 15 процентка артыр, дип көтәбез. Бу вакытка кадәр 12 ел гына калды.Аларның саны1,1 миллион кешегә җитәчәк. Шуңа күрә бүгенге көндә республикада 20 дән артык төрле интернат эшләп килә.

Бездә 2015 елдан Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич ярдәме беләнкапиталь ремонтлау программасы эшләп килә. Шул программа нигезендә, без интернатларны тәртипкә китерәбез,аларга үз вакытында ремонт ясарга тырышабыз, чөнки ялгыз өлкән кешеләрнең яшәү шартлары яхшы булырга тиеш.

Интернатларны бетерү максаты юк. Өлкән кешеләрнең саны артып бара, һәм, ул социаль яктан да, хезмәтебезгә бәйле рәвештә дә, безнең өчен яңа максатлар, яңа мәсьәләләр тудыра. Бүген безнең максатыбыз – кешенең уртача гомер озынлыгын озайту.

- Гаиләле булырга теләүче өлкәннәр күбрәкме, әллә аларны алырга теләүчеләрме?

- Бүген интернатта яшәүче өлкән кешеләр арасында гаиләгә китәргә теләүчеләр дә, шул ук вакытта: “Мин беркая да бармыйм, миңа монда ошый”, - дип әйтүчеләр дә бар. Һәр кешенең психологиясенә бәйле: кемдер гаиләдә яшәргә тели, кемдер – үзе генә. Без кешенең холкын, теләкләрен өйрәнеп, аңа ярдәм күрсәтергә тырышабыз инде.

- Ә алырга теләүчеләр күпме?

- Әйе, алырга теләүчеләр бар, бигрәк тә – районнарда. Әйтик, Зәй районында өч өлкән кешене гаиләгә алганнар. Әле тагын да алырга теләүчеләр бар, шул исәптән, Әлмәт, Чирмешән районнарында.

Татарстанда минималь хезмәт хакы – 12 мең сум

- Хезмәт хакына килсәк, монда нинди өметләндерерлек яңалыклар бар?

- 2018 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача айлык хезмәт хакы 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 8,4% ка артты һәм 34 мең сумнан күбрәк тәшкил итте. Хезмәт хакы турында әйтеп китсәк, безнең республика, Идел буе федераль округы буенча, Пермь өлкәсеннән соң, икенче урында тора.

Быел 1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы 11 280 сум, ә республикабызда 12 мең сум булуын беләбез. Шуңа күрә без эш бирүчеләр арасында шундый хезмәт хакы түли алучылар белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез.

Минималь хезмәт хакы түләү закон ягыннан дөрес, чөнки шуннан да әзрәк сумма түләнергә тиеш түгел. Ләкин “бүгенге көндә кешенең гаиләсе дә, балалары да була торып, ул 11 200 сумга ничек яшәргә була?” дигән сорау туа. Шуңа күрә без салым органнары, прокуратура һәм ведомствоара органнар белән элемтәдә эшлибез, муниципаль районнарда комиссияләребез бик яхшы эшләп килә, бу предприятиеләр белән эшлибез.

Әйтик, узган елны без шундый 9 меңнән артык предприятиене комиссияләргә чакырдык. Кызганычка каршы, 9,5 процент, ягъни 800дән артык очракта минималь хезмәт хакы закон буенча билгеләнгән күләмнән дә әзрәк иде. Оешмалар хезмәт хакларын күтәрделәр, һәм аларга штрафлар да язылды.

Бүгенге көндә җинаять кодексының да шундый проблемаларга бик нык кискен каравын беләбез, закон бозган оешмаларга ничектә булса кисәтү ясыйбыз.

- Закон бозмыйча, минималь күләмдә генә хезмәт хакы түләп барган предприятиеләр, шушы комиссиягә чакыргач, күбрәк хезмәт хакы түләп, эшләп китәме соң?

- Әйе, алар нәтиҗәләр буенча өстәмә исәп-хисаплар ясыйлар.

Инвалидларны эшкә урнаштыру

- Ә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча нинди дә булса проблемалар юкмы?

- Безнең республикада 88,9 меңнән артык эшкә яраклы яшьтәге инвалид исәпләнә. Шуларның 31 % эшли.Эшләргә телиләр икән һәм аларның сәламәтлек ягыннан да ниндидер зур проблемалары булмаса, без аларга ярдәм күрсәтәбез. Без аларны эш белән тәэмин итәбез.

Төрле районда – төрлечә, әйтик, Әтнә, Саба, Теләче, Түбән Кама, Алексеевск районнары инвалидларны эшкә алу буенча алдынгы районнар булып тора. Ә Әгерҗе, Аксубай, Балык Бистәсе, Мөслим районнарында инвалидлар өчен эш әзрәк.

2019 елга безнең максатыбыз –эш белән тәэмин ителгән инвалидларның санын 34% җиткерү.

Эшсезләргә яңа эш урыны табарга, яңа эш урыннарында квалификацияләрен үзгәртергә ярдәм итәләр

- Һәм менә ярлылыкка каршы көрәшү программасы нәрсәне аңлата, һәм нәрсәләр эшләнеләчәк?

- Безнең республика –әлеге программа буенча Россиядә пилот регион. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин указы буенча, 2024 елга аз керемле кешеләрнең санын ике тапкырга киметү максаты куела. Бүгенге көндә республикабызда аз керемле кешеләрнең саны 7% күбрәк, һәм ул 300 меңгә кадәр җитә. Алар арасында 95%бер-ике балалы, шул исәптән 43% күп балалы гаиләләр.

Дөрестән дә,гаиләдә икенче, өченче бала туа икән, бу гаилә өчен акча ягыннан кыенлыклар тудыра. Без бу проект нигезендә, беренчедән,кайсы районнарда ни сәбәпле эшсез кешеләр булуын, ни өчен керемнәре аз булуын ачыклыйбыз. Эшли икән, кем аңа эш бирүче, нигә ул аңа шундый хезмәт хакы түли?! Ул бөтен норма буенча ярты ставкада эшлиме?! Бу кешеләргә яңа эш урыны табарга, аннан соң яңа эш урыннарында квалификацияләрен үзгәртергә ярдәм итәбез.

Бүген безнең республикада 38 мең төрле эш урыны бар. Алар төрле районннарда, хезмәт хаклары төрле, һәм, кайбер эш урыннарына керер өчен ниндидер аерым квалификацияне үзгәртергә кирәк. Без шундый гаиләләрне бөтен яктан өйрәнәбез: эшлиме, эшләмиме, хатыны кая эшли, ире кайда эшли, балалар бакчага йөриме-юкмы, анда урыннар бармы-юкмы?! Әйтик, урыннар бар, балага өч яшь икән, һәм әти-әнисе инвалид булмаса, алар эшләргә тиештер дип уйлыйбыз.

Без аларның керемнәрен арттыру өчен, бөтен яктан ситуацияләрен өйрәнеп, аларга төрле яктан социаль хезмәт күрсәтергә тырышачакбыз. Ул социаль хезмәт кенә түгел, чөнки бүгенге көндә без белем ягыннан да ярдәм итәбез.

Шундый проблемалар күп: эшләүче кешеләр, кызганычка каршы, шундый аз керемле эштә эшләп, квалификацияләрен арттыра алмый.Без шул яктан да, аларның квалификациясен, белемнәрен арттыруда, ярдәм күрсәтәчәкбез.

Кеше үзенең нинди субсидияләргә хакы бар икәнен ничек белә ала?

- Кеше кайчак үзенеңнинди ярдәмгә хакы бар икәнен дә белми. Нинди субсидияләр каралган икәнен ничек белергә була? Керем ничәдер сумнан ким булса, кеше миңа субсидия бар дип уйланырга тиешме?

- Әйтик эшләгән кешегә беркем дә 11 280 сумлык минималь хезмәт хакыннан әзрәк түләргә тиеш түгел. Закон буенча минималь хезмәт хакы каралган, быелдан безнең республикада – 12 мең сум. Кешенең кереме, хезмәт хакы күпме булуыннан чыгып, нинди категориягә, күп балалы, инвалид, аз керемле гаиләләр категориясенә туры килүенә карап, төрле субсидияләр бирелә, льготалар ясала.

Беренчедән, безнең сайтта бөтен норматив документлар, бөтен законнар эленеп тора, һәм аларны укып, күреп,формулалар буенча керемеңне исәпләү мөмкинлеге бар. Нинди субсидиягә, нинди льготаларга туры килгәнлекне белеп була. Районнарда эшли торган эш белән тәэмин итү үзәкләребездә һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча аерым бүлекләрдә дә бөтен мәгълүмат бар, кирәк булса, анда да мөрәҗәгать итәргә була.

Яшүсмерләр ничек эшкә урнаша ала?

- Ә каникул вакытында яшүсмерләргә ничек эшкә урнашырга? Әгәр дә аларның эшлисе килә икән, кая мөрәҗәгать итәргә?

- Бүгенге көндә каникул вакытында, бигрәк тә җәйге, кышкы каникул вакытында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр эшләргә телиләр икән, алар хезмәт белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.

Без бүгенге көндә һәр районда бу балалар өчен эш тәкъдим итә алырлык үзәкләр, оешмалар турында мәгълүмат булдыру максатын куйдык. Һәр муниципаль районда җәйге каникул вакытында аерым программа кабул ителә, һәм районнар, үз бюджетларыннан чыгып, яшүсмерне эш белән тәэмин итүчегә муниципаль яктан ярдәм күрсәтә, яшүсмергә хезмәт хакы түләргә булыша. Бу программа 26 районда эшләп килә.

“Татар телен саклау әти-әнидән тора, гаиләдән килә”

- Ә менә хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының үсеш стратегиясен булдыру юнәлешендә эш алып бара. Анда татар теленең куллану даирәсен арттыру турында да пункт бар. Сезнең ведомство татар телен ничек куллана?

- Бик еш куллана, чөнки без – һәр шәһәрдә, һәр авылда турыдан-туры кеше белән элемтәдә тора торган ведомство. Республикабызда төрле милләт кешеләре яши, шуңа күрә безнең белгечләр, беренче чиратта, ике дәүләт телен, рус һәм татар телен белә. Без белгечләрне эшкә алганда, аларны шул яктан да тикшерәбез.

Кайбер әбиләр, бабайлар безгә татар телендә дә хатлар яза, мөрәҗәгать итә. Без аларга шулай ук татар телендә җавап бирәбез. Республикада бөтен нормативлар, законнар, ниндидер карарлар, хөкүмәт карарлары шулай ук бөтен милләт кешеләренә кагыла. Без аларны да кешеләргә татар һәм рус телләрендә аңлата белергә тиеш.

Без – турыдан-туры кеше белән эшли торган ведомство. Безнең белгечләр һәр районда, һәр шәһәрдә һәм һәр җирдә ике дәүләт телен белергә тиеш, дигән максат куябыз һәм аларны эшкә алганда шул ягын да карыйбыз. Безгә кайбер әбиләр-бабайлар татар телендә дә мөрәҗәгать итә, хатлар яза. Без аларга бөтен дәүләт программалары, субсидияләр, туры килгән ниндидер льготалар буенча аңлатабыз, татар телендә, рус телендә сөйлибез.

Безнең сайтка – керүчеләр саны күп булган сайтларның берсе, шуңа күрә үзебезнең сайтта ай саен яңалыкларны ике телдә урнаштырабыз. Кешеләрнең сорауларына җавап бирәбез, һәм безнең төп максатыбыз –кешегә, кулыбыздан килгәнчә, бөтен яктан да ярдәм күрсәтү.

- Эльмира Әмировна, бу сорауны сезгә бирәсе килгән иде. Сез ничек уйлыйсыз: татар телен саклап калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

- Татар телен саклау, беренчедән, әти-әнидән тора, гаиләдән килә. Мин үзем рус мәктәбен тәмамладым, университетта укыдым. Минем бөтен татар телем дәү әнидән килә, аның белән сөйләшеп татар теленә өйрәндем, һәм шуңа күрә балаларым да дәү әниләре белән татар телендә сөйләшергә тырышалар.

- Ә үзегез?

- Үземдә. Мин районнарда, авылларда йөргәндә, кешеләр белән татар телендә аралашам. Татар телендә сораулар бирәләр, һәм мин бөтен җавапларымны татар телендә әйтергә тырышам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100