Татарстанда көчле буран чыгуы көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының бозылачагы турында кисәтә.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Екатерина Пронина). Сишәмбе, 27 февраль көнне Татарстанда көчле кар явачак, төнлә һәм көндез буран чыгуы һәм юлларда кар көртләре хасил булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе автомобильчеләрне юлларда сак йөрергә чакыра.