Республика клиник балалар хастаханәсендә неонатологиянең актуаль мәсьәләләре карала

Конференциядә катнашучылар эш өчен иң актуаль, тикшерелгән һәм кирәкле практик мәгълүматлар алачак.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 27 февральдә Республика клиник балалар хастаханәсендә “Неонатологиянең актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе узачак, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте. Конференция эшендә табиб-неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар һәм педиатрлар катнашачак.

Фикер алышына торган мәсьәләләр нигезенә «дәлилләнүче медицина» принцибы салынган. Конференциядә катнашучылар Республика клиник балалар хастаханәсенең неонатология блогы эшенә кертелгән иң актуаль, тикшерелгән һәм кирәкле практик мәгълүматларны алачак.