26 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Путин Татарстанда район суды рәисен билгеләде, спортчыларыбызга рәхмәт белдерде, Миңнехановка багышланган фильм күрсәтелә, ә "Ак Барс" оттырды.

Путин Татарстанда район суды рәисен һәм федераль хөкемдарларны билгеләде/Билгеләнү Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә башкарылды.

«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк/Документаль картина Татарстан Президентының юбилеена багышлап эшләнгән.

Путин Универсиадада уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга рәхмәт белдерде/Исемлектә Татарстан спортчылары да бар.

Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр/Бу хакта Истанбул университетында профессор Фәтхи Гедикли хәбәр итте.

Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша/Язучының юбилеена багышланган иҗат кичәсе апрельдә уза.

Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды/Котлау сүзләреннән соң, бәйрәм Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган "Алтын көз" бенефис-спектакле белән дәвам итте.

Казанда сәхнәдәшләре Вәсилә Фәттахованы искә ала/Концерт 19 апрельдә булачак.

"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев"ка оттырды/Көндәшләр февральнең соңгы көнендә кабат "Уфа Арена"да очрашачак.

Йошкар-Ола – Казан трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 6 яшьлек кыз бала үлгән/Юл һәлакәтендә зыян күргән сигез кеше хастаханәгә озатылган.