Юрий Камалтынов Зәйдә эш сәфәрендә

Биредә икенче чакырылыш район Советының 34 сессия утырышы була

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген Зәйдә икенче чакырылыш район Советының 34 сессия утырышы үтә. Аның эшендә ТР премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, президент аппараты вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнаша.

Сессиягә кадәр Юрий Камалтынов “Мефро уилз Руссия Зәй заводы” ҖЧҖендә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә булды. Күп функцияле үзәкне ачу тантанасында катнашты. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева, район җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" редакциясе.

Хәзерге вакытта “Мефро уилз Руссия Зәй заводы”нда зур үзгәрешләр бара. Премьер-министр урынбасары тәгәрмәч дискларын югары технологияләр нигезендә сыйфатлы итеп буяу өчен урнаштырылган яңа линияләрне, тәгәрмәчләрне автомат рәвештә линияләргә салып торучы КУКА роботын, буяу эшләре өчен кулланыла торган Фанук роботларын зур кызыксыну белән күзәтте. Шулай ук, пресслау өчен кулланылачак “Shuler” комплексын карады. Әлеге төр пресс Россия машина төзелеше тармагында бердәнбер исәпләнә. Ул сәгатенә 1,2 мең данә диск ясап чыгарырга сәләтле.

Предприятие директоры Илья Давыдов: “Без инде заводта югары таләпләргә җавап бирерлек продукция җитештерү өчен кирәкле булган бөтен яңа технологияләрне гамәлдә кулланырга әзерләнеп беттек. Хәзер яңа төр продукцияне күпләп җитештерү белән мәшгульбез. 2015 елга кадәр каралган стратегик план буенча беренче этапта “АвтоВАЗ”, “Рено-Ниссан”, “Форд”, “Фольксваген” конвейерларына җиңел автомобиль тәгәрмәчләре җибәрелә, ә алга таба дискларны шиналар киертеп әзерләү планы куелган. Бу исә заводның республика бюджетын тагын да баета алу мөмкинлеге турында сөйли”, – диде.

Заводтан соң сәфәр 88 нче янгын куркынычсызлыгы бүлегендә дәвам итте. Биредә балалар учреждениеләренең электрон рәвештә бер системага берләштерелеп, диспетчерлар тарафыннан тәүлек дәвамында күзәтүдә булуы югары бәяләнде, алга таба барлык социаль учреждениеләрне дә бердәм янгын куркынычсызлыгы системасына тоташтырып бетерү күздә тотыла.

Бүгенге районда 5 авыл җирлегендә муниципалитетның ирекле янгын куркынычсызлыгы дружиналары эшли, республикадан ярдәм булган очракта, тагын 1 авыл җирлегендә шундый дружина туплау планы бар. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, бу хезмәтләр авылларда гадәттән тыш хәл очраклары өчен борчылуны киметте, дип белдерде. Аларның янгын булганда гына түгел, профилактик эшчәнлектә дә, язгы ташулардан зыян килүне булдырмау максатында да нәтиҗәле эшләүләре ассызыкланды. Сөйләшүләр барышында янгын куркынычсызлыгы бинасының тузган хәлдә булуы искәртелде.

Ә җир биләмәләрен, шәхси милекне рәсмиләштерү, ЗАГС, архив эшчәнлегенә кагылышлы һәм башка хезмәтләрне берләштергән күп функцияле үзәкне ачу бәйрәм төсен алды. Республика бюджеты хисабына шәһәрдә инде файдаланылмый торган элеккеге дәваханә бинасы тиз арада төзекләндерелеп сафка басты. Гомумән, 19 млн. сумга төшкән төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә, биредә хәзер заманча таләпләргә җавап бирә торган “бер тәрәзә” системасындагы үзәк барлыкка килде. Аның максаты төрле күчемсез милекләрне рәсмиләштергәндә халыкны бер кабинеттан икенчесенә куып йөртмичә, бер генә тәрәзәгә документларны тапшырып, билгеләнгән көндә килеп алуны күздә тота. Биредә 81 төр муниципаль, 29 төр дәүләт, 9 төр федераль хезмәтләр күрсәтеләчәк.

“Бу районыбыз өчен мөһим объект, беренчедән, кешеләргә документлар белән эшләүдә катлаулылыкны киметсә, икенчедән, коррупцион гамәлләргә урын калдырмауны күздә тота. Чөнки бөтен документ эше электрон юл белән башкарылып, үтә күренмәлелек барлыкка килә.Чиратларны булдырмау да игътибар үзәгендә: биредә 16 тәрәзә эшләячәк, һәр кеше үзенә билгеләнгән вакытны кабул итү залына урнаштырылган экраннар аша күзәтә дип, сөйләде район башлыгы Татьяна Воропаева үзәкне тантаналы ачу барышында. Күп функцияле үзәк заманча төзекләндерелүе һәм һәр катлам халык өчен уңайлы, иркен итеп эшләнүе белән дә игътибарга лаек. Монда хәтта яшь балалары белән килгән әниләр өчен ана һәм бала бүлмәсе бар. Иркен залга йомшак диваннар урнаштырылган.

Юрий Камалтынов исә, соңгы елларда республиканың һәр районы, шул исәптән Зәй дә, заманча эш шартларына күчүдә җитди үзгәрешләр кичерә, чөнки замана үзгәргән саен, кешеләрнең таләпләре, уңайлы шартларга тартылулары арта бара, дип билгеләп үтте. “Республика җитәкчелеге халыкның һәр соравына игътибарлы. Менә Зәйдә күп функцияле үзәк ачылуның шаһиты булдык. Бу, чыннан да, кешеләр өчен кирәкле, борчу тудырган мәсьәләләрне хәл итү урыны булачак. Республика күләмендә хәзер мондый үзәкләрне без күпләп ачабыз. Ә заводка килгәндә, без яңа технологияләрнең җитештерү куәтен кисәк ни дәрәҗәдә арттыру мөмкинлекләрен күрдек. Димәк, яңалыкка омтылу һәрдаим кирәк безгә”, – дип, азсызыклады ул күргәннәргә бәя биреп.