Татарстанда бүгенгә хайваннарда котыру авыруының 15 очрагы теркәлгән

ТРның 12 муниципаль районында төлкеләр, этләр, мөгезле эре терлек, мәчеләр арасында котыру авыруы билгеләнгән

 (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда республиканың 12 муниципаль районында хайваннарда котыру авыруының 15 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

Аерым алганда, этләр арасында котыру авыруы Апас, Менделеевск, Алабуга районнарында күзәтелгән, төлкеләр арасында – Аксубай, Зәй, Алабуга, Мамадыш, Лаеш, Кама Тамагы районнарында, мөгезле эре терлек арасында – Балтач, Түбән Кама, Алабуга һәм Тәтеш районнарында. Шулай ук Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында мәчеләр арасында котыру авыруы күзәтелгән.

Бу барлык урыннарда, авыруның таралу куркынычы булу сәбәпле, РФнең 17 нче федераль законының 31 нче маддәсе нигезендә (“Ветеринария турында”) ТР Президенты Указы белән карантин кертелгән, авыруны бетерү һәм таралуын туктату буенча комплекслы планнар эшләнгән һәм расланган.

Ведомство искәртеп үткәнчә, котыру авыруына шикле хайваннар белән элемтәгә кергән очракта, тиз арада медицина ярдәме сорап, мөрәҗәгать итәргә кирәк.