Ренат Тимерҗанов федераль судьялар вазыйфасына кандидатлар турында сөйләшү уздырды

8 судья килешенде

 (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов федераль судьялар вазыйфасына кандидатларны килештерү уздырды. 8 судья килешенде.

Баш федераль инспектор һәр кандидат белән сөйләште һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич йөкләмәсе буенча судьяларны Россия һәм ТР Конституцияләрен, халыкара законнарны һәм Россия законнарын белүдә тикшерде.

Ренат Тимерҗанов судьяларга һөнәри эшчәнлекләрендә законга һәм гаделлеккә таянуларын, практикада РФ һәм ТР законнарын уңышлы куллануларын теләде.

Әлеге очрашу нәтиҗәсендә, Югары квалификацион коллегиянең киңәшләрен исәпкә алып, барлык кандидатларны кабул итәргә һәм, алга таба карау өчен, мәгълүматны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич аппаратына җибәрергә карар кылынды.

ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТРның федераль судьялары арасыннан түбәндәгеләр вазыйфаларга килешенде: Азат Гыйльметднов – ТР Югары суды судьясы, Әлфия Галәвиева - Әгерҗе районы суды рәисе, Любовь Кочемасова – ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары, Дания Шакирьянова – Идел буе округының Федераль арбитраж суды судьясы.

Беренче тапкыр федераль судьялар вазыйфасына Казанның Совет районы судьясы - Альфред Хакимҗанов, ТР Арбитраж суды судьясы - Михаил Аверьянов билгеләнде.

Шулай ук РФның башка төбәкләреннән федераль судьялар арасыннан түбәндәге кандидатлар килешенде: Алексей Горябин –ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары; Игорь Смоленский – Идел буе округының Федераль арбитраж суды судьясы.