Казан-Сочи рейсы 2 сәгатькә тоткарлана

Хәзер пассажирларны теркәү башланды

  (Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). “Казан” халыкара аэропортында Татарстан авиакомпаниясенең Казан-Сочи рейсы 2 сәгатькә тоткарлана. Самолет 12.10 сәгатьтә очарга тиеш иде, әмма пассажирларны 13.54 сәгатьтә генә терки башладылар. Самолет 14.10 сәгатьтә очар , дип планлаштырыла.

“Татар-информ” МА на авиакомпания вәкилләре хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта судно очышка әзерләнә, пассажирлар теркәү уза.
“Рейснын тоткарлануы, самолетның Казан аэропортына соңга калып төшүе белән бәйле”, - дип шәрехләделәр компаниядә.