Алабуга районы – ТРда сәнәгать производствосы индексы буенча лидер

Бүген Алабугада ТР Дәүләт Советы Рәисе катнашында хисап сессиясе узды

 (Алабуга, 26 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада 2013 нче елга йомгак ясадылар һәм 2014 нче елга максатлар билгеләделәр. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында район сессиясе узды.

Алабуга районы – ТРда сәнәгать производствосы индексы буенча лидер. Республикада уртача күрсәткеч 101,2 процент булганда, райондагы бу күрсәткеч - 147 процент.

Былтыр 70 млрд.сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. Бу икътисади казанышлар “Алабуга” МИЗ үсеше белән бәйле. Район башлыгы Геннадий Емельянов сүзләренчә, икътисади зона үсеше белән шәһәрдә күчеп килүчеләрнең саны 2 тапкырга арткан, нәтиҗәдә, торакка бәяләр үскән. “Күрше шәһәрләрдә ике бүлмәле фатирны 15 мең сумга арендага алып булса, бездә ул 30 мең сум тора”, - диде башлык.

Районда предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибарга лаек. Эшсезләрнең саны әкрен кими. Хәзер бер эшсезгә ике вакансия туры килә. Резидентларга чит телләрне белүче югары квалификацияле белгечләр кирәк. Бүген районда мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Ел чыгарылыш укучысы” проекты тормышка ашырыла. Шулай ук эшчеләрне яңадан укыту буенча актив эш алып барыла, ләкин бу җитми. “Алабуга политехник көллияте базасында “Форд Соллерс Елабуга” ҖЧҖ һәм башка резидент предприятиеләр өчен эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү буенча гамәли квалификацияләрнең күп функцияле үзәген булдыру планлаштырыла”, - дип сөйләде Геннадий Емельянов.

Бүген җирле сәламәтлек саклау тармагында да кадрлар җитми. Гомуми практика табибларына зур дефицит күзәтелә. Максатчан укыту да мәсьәләне хәл итми.

3 елда ПТС баш инвесторлары тарафыннан 237 млн.сум кертелгән. Аның 100 млн.сумы – челтәрләрне алыштыруга. Шулай итеп, челтәрләрнең өчтән берен яңартып булган. Кайнар су белән проблемалар булган йортларда 89 индивидуаль җылылык пункты урнаштырылган. Күп фатирлы йортларны диспетчерлаштыру киләсе адым булачак, бу реаль вакыт режимында районның рәсми сайтында коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын тикшреп барырга мөмкинлек бирәчәк.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ике ел дәвамында җирле бюджет хисабына 28 ветеранның фатирын ремонтлау, районда барлык һәйкәлләрне яңарту планлаштырылган. Танайка авылында тыл хезмәтчәннәренә очкыч-һәйкәл барлыкка киләчәк.

Федераль һәм республика программаларында катнашу ярдәмендә, шәһәр һәм район үсешенә 2 млрд.сумнан артык акча җәлеп ителгән. Район башлыгы бу елга торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүне дәвам итүне, авылларны үстерүне һәм, эшмәкәрлек үсеше өчен, шартлар булдыруны өстенлекле бурычлар дип атады.

Республиканың икътисади күрсәткечләре турында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Ул Алабуга районын республикада иң алдынгыларның берсе буларак бәяләде. “Алабугада торак-коммуналь хуҗалыкны яхшырту юнәлешендә күп эш башкарылуы яхшы. Бүген Татарстан Президенты тарафыннан бу тармакка аерым игътибар бирергә кушылган. Бу - Татарстан халкын беренче чиратта борчый торган проблема. Бүгенге кебек очрашуларда без коммуналь проблемаларных хәл итү буенча районнарның тәҗрибәсен өйрәнәбез. Мәсәлән, сездә ышанычсыз бурычларны сызып ташлау буенча тәҗрибә кызыклы, без сезгә белгечләребезне җибәрербез дип уйлыйм. Бүген татарстанлыларның гомуми коммуналь бурычы 3 млрд. 700 млн.сум тәшкил итә. Тулаем алганда, алабугалылар үткән елда республика үсешенә зур өлеш кертте, районның күп кенә икътисади күрсәткечләре буенча лидерлыкта, бу күрсәткечләрне саклый һәм арттыра алырсыз дип өметләнәм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чара соңында ТР Дәүләт Советы Рәисе Алабуга халкына рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. “Сетевая компания” ААҖ директоры Борис Калмыковка, “Елабуга 500” подстанциясен эшләтеп җибәрү эшенә керткән хезмәте өчен, "Мактаулы алабугалы" исеме бирелде.