news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хуҗалык белгече урамны кардан чистартмаганда нишләргә икәнен аңлатты

«Әгәр сез язган гаризалардан соң да берни эшләнми икән, бу очракта аның копиясен алып идарә итүче компанияне эшсезлектә гаепләп судка мөрәҗәгать итәргә була», — ди белгеч.

Торак-коммуналь хуҗалык белгече урамны кардан чистартмаганда нишләргә икәнен аңлатты
Рамил Гали

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Торак-коммуналь хуҗалык буенча белгеч урамнарны кардан чистартмаган очракта нишләргә кирәклеген аңлатты.

«Кар көрәлмәгән, моның өчен акча түләмим, дип кычкырып булыр иде, аның белән генә эш барса. Кеше түләмәсә, алар бит аны тиз генә бурычлылар рәтенә кертеп куячак. Алай эшләгәнче шикаять язып тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итү яхшырак булачак», — дип киңәш итте Казанның йорт комитетлары союзы рәисе Геннадий Сомов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Геннадий Сомов бу көннәрдә үзләренең дә тездән кар ерып йөргәнен әйтте.

«Әгәр сез язган гаризалардан соң да берни эшләнми икән, бу очракта аның копиясен алып идарә итүче компанияне эшсезлектә гаепләп судка мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук шикаятьләрнең копияләрен дә беркетү яхшы булыр. Идарә итүче компания ул подрядчы оешмаларны карап, тикшереп торырга тиеш тә бит, анысы да эшләнми», — ди белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100