news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия дүрт ил белән авиаэлемтәне яңадан башлаячак

Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары Covid-19 пандемиясе вакытында кертелгән чикләүләр аркасында Россиягә килә алмаган иде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия тагын дүрт ил - Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары өчен илгә керүгә бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгарачак.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

«Тагын дүрт ил - Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары өчен коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән Россиягә сәфәр кылуга бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылачак», - диелә РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән документ текстында.

Хәзер әлеге илләрнең гражданнары Россиягә һава юлы белән килә алачак. Бу илләргә Россия гражданнары да юл тота ала. Вьетнамга — Мәскәү-Ханой, Һиндстанга Мәскәү-Дәһли рейсы белән сәфәр кылырга, Финляндиягә (Хельсинки) исә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан юл тотарга мөмкин. Очкычлар рейсларны атнасына ике тапкыр ясаячак.

Мәскәү-Доха (Катар) рейсыннан пассажирлар атнасына өч тапкыр файдалана алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100