Пандемия вакытында Татарстанда туристлар агымы ике тапкыр диярлек кимегән

Туристлар республикада бер елда сарыф иткән акча күләме 1,6 тапкыр азайган.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Коронавирус пандемиясе туризм үсешенә тискәре йогынты ясады. Татарстан да искәрмә түгел: 2020 елда республикада – 1,9 миллион, 2019 елда 3,6 миллион кеше булган. Туристлар агымы 1,8 тапкыр азайган.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый мәгълүматлар китерде.

«Апрель аенда ике атна эчендә туристлар агымы нульгә төште, туризм исә икътисадның яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында иң зыян күргән тармакларыннан берсе булды», - дип белдерде спикер.

Ул шулай ук Бөтендөнья туристлык оешмасы мәгълүматларын да китерде: дөньяда халыкара сәфәрләр саны 70 процентка кимегән.

Татарстан территориясендә туристлар сарыф иткән акча күләме дә сизелерлек азайган. 2020 елның тугыз аенда ял итүчеләргә 13,7 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән. Шул ук вакытта, 2019 елда әлеге күрсәткеч 21,7 миллиард сум тәшкил иткән.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты фаразлары буенча, 2020 елда туристлар барлыгы 17 миллиард сум (2019 елда – 28,5 миллиард) акча сарыф иткән. Күрсәткеч 1,6 тапкыр кимегән.