news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урал татарлары» сайты яңартылган порталда эшли башлады

Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсе татарлары вакыйгаларын яктырту мәйданчыгы буларак эшли башлаган сайт бүген Урал, Россия һәм чит ил татарлары турында яңалыкларны һәм автор материалларын трансляцияли.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Урал татарлары» сайты яңартылган порталны эшләтеп җибәрде. Бу хакта Урал татарлары сайты хәбәр итә.

Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсе татарлары вакыйгаларын яктырту өчен локаль мәйданчык буларак эшли башлаган сайт бүген Урал, Россия һәм чит ил татарлары турында яңалыкларны һәм автор материалларын трансляцияли. Беренче домен tatary-urala.ru 2010 елның 27 маенда теркәлде.

Проект гел үсештә һәм бүген Урал, Россия һәм чит ил татарлары турында яңалыклар һәм автор материалларын яктырту мәйданчыгы булды. Бу татар, төрки һәм мөселман дөньясы кыйммәтләрен яктырту һәм популярлаштыру өчен бәйсез ресурс. Проектны, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем өчен кызыклы итәргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100