news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 33 гаилә балалары бакчага бушлай йөри

Әгәр гаиләдә җан башына керем яшәү минимумыннан (бүген ул республикада 9295 сум тәшкил итә) түбәнрәк булса, бакчага йөргән балалар өчен түләнгән акча тулысынча кире кайтарыла.

Чирмешән районында 33 гаилә балалары бакчага бушлай йөри
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 33 гаилә балалары бакчага бушлай йөри. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агымдагы ел башыннан өч һәм аннан күбрәк балалы гаилә балалары балалар бакчасына бушлай йөри ала. Әгәр гаиләдә җан башына керем яшәү минимумыннан (бүген ул республикада 9295 сум тәшкил итә) түбәнрәк булса, бакчага йөргән балалар өчен түләнгән акча тулысынча кире кайтарыла.

Районда күп балалы 250 гаилә исәпләнә, шуларның 33се әлеге категориягә эләгә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100