420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чаллы, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәрндә «Туфан» мәчете ачылганга быел 25 ел тулды. Мәчет юбилее уңаеннан тантаналы чара имам-мөхтәсиб Әлфис хәзрәт Гайфуллин догасыннан башланды. Соңрак ул Чаллы ислам җәмгыятенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Мәчет төзелеше 1994 елда архитектор Әнәс Шәмсиевның үзенчәлекле проекты буенча башланды. Мәхәллә кешеләре өчен иман йорты 2006 елда ачылды. Аны тәҗрибәле төзүче буларак бинаны төзү эшендә актив катнашкан имам-хатыйб Равил хәзрәт Нуруллин җитәкләде.
Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин җыелучыларны шәһәр Башкарма комитеты исеменнән котлады һәм шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары мәчетнең активын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бүләкләү булды.