Казан эшкуары Мәскәү районы базарында зур суммадагы акчасыннан колак каккан

Казанның Мәскәү районы базарында билгесез берәү эшкуар ханымның зур суммадагы акчасын урлаган
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Казан эшкуары Мәскәү районы базарында зур суммадагы акчасыннан колак каккан. Аның кошелегында 1 мең 700 евро һәм 55 мең сум акчасы булган.
Җинаятьченең кем икәнлеге әлегә ачыкланмаган, аны эзләү белән Мәскәү районы һәм Казан эчке эшләр идарәләре оператив хезмәткәрләре шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шәһәр эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәтеннән.