Яшь буын тынычлык шартларын өйрәнәчәк

Яшь буын тынычлык шартларын өйрәнәчәк

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казан дәүләт университетының халыкара элемтәләр идарәсе хәбәр итүенчә, халыкара партнерлыкны күздә тотып, мәктәп һәм яшьләр төркемнәренә юнәтелгән “Frieden für Europa - Europa für den Frieden” исемле яңа конкурс игълан ителгән. Грантлар алырга теләүчеләр Алманиядән, Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропа илләреннән, шулай ук Израильдән уртак проект өстендә эшләүчеләр дә булырга мөмкин.

Халыкара проектта катнашучылар Икенче Бөтендөнья сугышыннан алынган сабакларны үзләштерә. Алар ул вакытта тынычлык өчен нинди фикер, хәрәкәтләрнең роль уйнаганын һәм бүген тынычлык саклап калу өчен нинди бурычлар куелачагын ачыклый. Быел конкурсның максаты, Ауропада тынычлыкны кайгыртучы һәм шул юнәлештә үзләреннән өлеш кертүче шәхесләр тормышын өйрәнүгә багышланган.

Документларны тапшыруның һәм проектларны күрсәтүнең соңгы срогы - 2006 елның 15 мартында. 2006 елның сентябре-2007 елның июлендә проектларга нәтиҗәләр ясалачак.