Февраль аенда Казанда чираттагы реклама бәйрәме узачак

Февраль аенда Казанда чираттагы реклама бәйрәме узачак

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 16-18 февральдә «Да. . .Ёж!-2006» VIII Бөтенроссия төбәк реклама һәм PR фестивале узачак. Оештыручылар фикеренчә, «Да. . .Ёж!-2006» барлык реклама бизнесы катнашучыларының рәсми булмаган очрашу урыны булачак һәм реклама өлкәсендә белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдереләчәк.

«Да. . .Ёж!-2006» фестивале ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, шулай ук медиабизнес һәм реклама мәсьәләләрен алып баручы Идел буе дәүләт хакимияте органнары вәкилләре ярдәмендә уза. Фестивальнең конкурслар блогында 23 номинациядә 70 призлы урын уйнатылачак. «Да. . .Ёж!-2006» Бөтенроссия төбәк реклама һәм PR фестиваленең рәисе - Россия Коммуникатив Агентлыклар Ассоциациясе вице-президенты Владимир Евстафьев.