Депутатлар муниципаль вазифалар реестрын раслады

Депутатлар муниципаль вазифалар реестрын раслады

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Мария Семенова). Бүген ТР Дәүләт Советы сессиясе утырышында муниципаль вазифалар реестрын билгеләүче, шулай ук муниципаль һәм дәүләт гражданнар хезмәте вазифалары бәйләнеше турындагы закон проектлары кабул ителде.

Ике закон проекты да редакцион характердагы төзәтмәләр буенча фикер алышу һәм кабул итү максатыннан икенче укылышка калдырылган иде, шуннан соң өченче укылышта кабул ителде.

Әлеге закон проектларының гамәлгә куелуы җирле үзидарә реформасы вакытында социаль ташлама һәм муниципаль хезмәткәрләргә гарантияләр тәкъдим итү мәсьәләсен тәртипкә салу өчен кирәк.