Татарстан башкаласында республиканың дәүләт символикасы мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

Татарстан башкаласында республиканың дәүләт символикасы мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Иртәгә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Геральдика өлкәсендә ТР сәясәтенең формалашуы һәм гамәлгә куелуы" конференциясе булачак.

ТР Фәннәр академиясенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, оештыручылар - ТР Президенты каршындагы Геральдика советы һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Конференциядә республика белгечләре белән бергә Мәскәү коллегалары да катнашачак. Алар герб, флаг һәм гимн кебек дәүләт билгеләрендә республика суверенитетының никадәр тулы чагылдырылуы турында фикер алышачак.