Казанда социаль йөрү билетларын алырга ашыкмыйлар

Казанда социаль йөрү билетларын алырга ашыкмыйлар

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Казанның почта элемтәсе бүлекчәләрендә февраль өчен бердәм социаль йөрү билетларын сата башладылар, дип хәбәр иттеләр «Татарстан почтасы» Почта элемтәсе идарәсеннән.

Казанда ничә кешенең җәмәгать транспортында ташламалы йөрү хокукыннан файдалануы турында әлегә хәбәр ителми. Кичә Идарәгә 15 мең шундый документ килгәнлеге мәгълүм. Аларны шәһәрнең 82 почта бүлекчәсендә, шулай ук өйдә хезмәт күрсәтүче почта ташучылардан алырга мөмкин.

«Ак Барс» банкының операция кассаларына социаль йөрү билетлары сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады әле, дип хәбәр итә банкның Казан филиалы директоры Ләлә Кодәрмәтова. Билетларны 32 банк бүлекчәсе сатарга әзер. Халык уңайлыгы өчен аларда эш көне озайтылган.