Казан мөслимәләренең «Досуг» язуларына каршы көрәше турында Ren-TV каналы сөйли

Казан мөслимәләренең «Досуг» язуларына каршы көрәше турында Ren-TV каналы сөйли

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә «Нурулла» мәчетендә Ren-TV федераль каналының яңалыклар хезмәте хәбәрчесе Александр Мастославский ТР Мөселман хатын-кызлары оешмасы әгъзалары белән очрашты.

Мөслимәләрнең Казан башлыгы Камил Исхаковка һәм ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка шәһәрне «Досуг» язуларыннан читартуны сорап язган хатлары Мәскәү журналистларын аеруча кызыксындырган. Очрашуда ТР Мөселман хатын-кызлары оешмасының 15кә якын әгъзасы катнашты.

«Казанның меңъеллыгына шәһәр үзәген тузган биналардан чистарталар, шул ук вакытта тышкы матурлыкка зур игътибар биреп, без яңарышның рухи һәм әхлакый ягы турында онытабыз. Шуңа күрә без интим хезмәт күрсәтү рекламасына каршы көрәшкә аерым игътибар бирүләрен сорап, шәһәр хакимиятенә һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек», - дип белдерде ТР Мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина Ren-TV каналы хәбәрчесенә.