«Идел-хаҗ» департаменты Татарстан хаҗиларына кичергән уңайсызлыклар өчен акчалата компенсацияләр түләргә әзер

«Идел-хаҗ» департаменты Татарстан хаҗиларына кичергән уңайсызлыклар өчен акчалата компенсацияләр түләргә әзер

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Татарстаннан 286 хаҗи кайту юлларында да кыенлыкларга тап булды. Аларга Мәккәдән Иордания аша кайтырга туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар башында Казаннан авиарейс белән Согуд Гарәбстанына юл алган республиканың хаҗ кылучылар төркеме өч көн дәвамында изге урынга барып җитә алмады. Бу вакытны алар Иорданиядә эссе автобусларда үткәрде. Һәр хаҗига сәяхәт 50 мең сумга төште. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сәяхәт алдыннан «Идел-хаҗ» департаменты Татарстаннан Согуд Гарәбстанына бару һәм кире кайту үз вакытында башкарылачак дип ышандырган.

«Татар-информ» агентлыгына «Идел-хаҗ» департаментыннан хәбәр итүләренчә, оештыручылар хаҗиларның финанс югалтуларын капларга һәм кичергән уңайсызлыклар өчен акчалата компенсацияләр түләргә әзер. Департамент хезмәткәрләре компенсация күләме турында әлегә әйтмиләр.

Хәзерге вакытта татарстанлылар Мәдинәдә. 28 гыйнвар көнне алар автобусларда - Аккабага, ә соңыннан самолетта Казанга юл алачак.