Беренче татар газетасы «Нур» чыга башлауга 100 ел тула

Беренче татар газетасы «Нур» чыга башлауга 100 ел тула

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Беренче татар газетасы «Нур» чыга башлауга быел 100 ел тула. Санкт-Петербургта юбилей уңаеннан төп чараларны үткәрү әле май аена гына билгеләнгән. Ләкин шуңа да карамастан, газетаның күркәм юбилеен лаеклы билгеләүгә әзерлек эшләре инде башланып та китте.

Билгеле булганча, «Нур» газетасының беренче саны 1905 елның 2 сентябрендә Петербургта дөнья күрә. Аның беренче редакторы һәм бастыручысы күренекле мәгърифәтче, язучы һәм дин эшлеклесе Атаулла Баязитов була. Газета татар җәмәгатьчелеге тарафыннан бик тә җылы кабул ителә, ә унтугыз яшьлек Габдулла Тукай үзенең бу уңайдан шатлыгын хәтта шигъри юлларга да сала.

Беренче татар газетасы «Нур»ның дөнья күрүе татар телендә башка газета һәм журналлар чыга башлауга да зур этәргеч була: 1905—1907 елларда Мәскәүдә, Казанда, Самарада, Ырынбурда, Әстерханда, Уфада һ.б. шәһәрләрдә татар телендә уннан артык газета һәм журнал нәшер ителә башлый. Ләкин төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә 1914 елның 22 июнендә «Нур» газетасының соңгы саны чыга.

Озак кына еллар чыкмый торганнан соң, илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, 1990 елда «Нур» газетасы Санкт-Петербургта Әлфинур ханым Гафурова мөхәррирлегендә яңадан чыга башлый. Газетаның тарихы белән бәйле булган объектларга да игътибар арта төшә. Санкт-Петербургның кайчандыр «Нур» газетасы нәшер ителгән типографиясе Петроград ягының Зур проспектындагы 45 нче йортта урнашкан булган. 2003 елда бу йортның диварына беренче татар газетасы «Нур» хөрмәтенә истәлек тактасы эленә. Ә аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.