Ирада Әюпова Татарстан Дәүләт архивына юлланган иң популяр 5 сорауны җиткерде

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен хезмәт хакы мәсьәләләре кызыксындыра.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан Дәүләт архивының топ- 5 соравы билгеле булды. Ачыкланганча, Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе хезмәт хакы мәсьәләләре белән кызыксына икән. Бу хакта Архив эшләре буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова “Татар-информ”да матбугат конференциясендә җиткерде.“Икенче сорау – милеккә бәйле. Мәсәлән, җир кишәрлеге буенча норматив актларны раслау яисә күчемсез милек объектлары турында. Өченче категориягә генеалогик характердагы документлар керә. Дүртенчесе – дәүләт бүләкләре буенча һәм бишенчедә - белем дәрәҗәсен билгели торган документ алу мәсьәләсе. Ахыргы сорау ликвидацияләнгән мәгариф оешмаларына кагыла”, - дип сөйләде эксперт.Ирада Әюпова сүзләренчә, башка тематик сораулар да очрый. Әйтик, авыллар яки биналар тарихы, проект документацияләре. Барлык сораулар буенча да Татарстан Дәүләт архивы халыкка максималь күләмдә мәгълүмат бирергә тырыша.