ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү төбәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды

Чара узып баручы елга нәтиҗә ясауга һәм киләчәккә планнар буенча фикер алышуга багышланган иде

  (Мәскәү, 25 декабрь, «Татар-информ). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чара узып баручы елга нәтиҗә ясауга һәм 2014 елга планнар буенча фикер алышуга багышланган иде.
Бу чарада Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббязов, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе Дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мәскәү шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Кәрим Шакиров, Мәскәү шәһәре Домодедово шәһәре округының Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фоат Солтанов, Мәскәү җирле татар автономиясе рәисләре, “Татар дөньясы” газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, төбәк татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары, иҗат коллективлары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.
Равил Әхмәтшин ел ахырында Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар традициягә әйләнде дип билгеләп үтте. Мондый чараларда узып баручы елга нәтиҗә ясала, киләсе елга планнар билгеләнә. Р.Әхмәтшин Тулы вәкаләтле вәкиллек Мәскәүдә җәмәгатьчелекне җәлеп итеп үткәргән эре чараларны билгеләп үтте. Башкалада аларның күбесе беренче тапкыр, ә кайберләре традиция буенча үткәрелде.
Алар арасында - А.А.Бахрушин Дәүләт үзәк театр музеенда балет артистының тууына 75 ел тулу һәм вафат булуына 20 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Нуриев-бию” күргәзмәсе, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ч.Т.Айтматовның тууына 85 тулуга багышланган чаралар, “Фоат Мансуров хатирәләре” концерты, шулай ук Татарстан Республикасы галимнәре катнашында “Актуальные вопросы сохранения этнокультурной идентичности татарского народа”фәнни конференциясе бар.
Узган ел Тулы вәкаләтле вәкиллек катнашында Мәскәү төбәге татар җәмәгатьчелеге Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Билгесез солдат каберенә һәм маршал Г.К.Жуков һәйкәленә чәчәк салу чарасында катнашты.
Танылган татар шагыйрьләренең тормышлары белән бәйле истәлекле көннәрдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәк кую традициягә әйләнде. Мәскәүдә берничә ел Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы кичәләр, шулай “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында Татарстан көне үткәрелә.
Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел да чараларга бай булачак. Равил Әхмәтшин планнар белән уртаклашты һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен 15 гыйнварга кадәр Тулы вәкаләтле вәкиллеккә нинди уртак очрашулар, конференцияләр, проектлар гамәлгә куярга теләүләре турында белдерүләрен сорады. Гыйнварда фикерләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышкач, Мәдәният елында Тулы вәкаләтле вәкиллекнең һәм җәмәгатьчелекнең уртак эш планы расланачак.
Шулай ук Р.Әхмәтшин 2014 елның 1 августында Беренче бөтендөнья сугышы башланганга 100 ел тула дип искәртте. Ул юбилей датасына багышланган чаралар үткәрергә кирәклеген ассызыклады.
Очрашуда Рушан хәзрат Аббясов җәмәгатьчелекнең чиркәүләргә ут төртү, тикшерү һәм судтан башка мөселманнарны гаепләп Татарстан Республикасында вәзгыятьне киеренке итәргә омтылышлар булу уңаеннан борчылуын белдерде.
“Татарстан Республикасы – күп милләтле һәм динара төбәк. Ул һәрвакыт бай милли-дини эчке дөньясы белән дан тотты. Безнең илдә яшәүчедән нинди төбәк милләтара һәм динара дөньясы белән аерылып тора дип сорагыз һәм сезгә Татарстан дип җавап бирәчәкләр. Бу сүзләрне республикада яшәүчеләр раслый ала. Барыгызны да тыныч төбәкләрнең берсендә тотрыклылыкны бетерүгә юл куймаска чакырам.
Очрашу Мәскәү төбәгенең татар җәмәгатьчелеге актив әгъзаларына ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Вәкаләтлекнең төрле проектларын гамәлгә куюда ярдәм иткән Arch-Skin компаниясе җитәкчесе Исмаил Әхмәтов, “Татар дөньясы” газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, “Мөселман халыкларының үсеш фонды” иҗтимагый оешмасы рәисе Гаяр Искәндәров, “Ватан” җәмәгатьчелек берләшмәсе вәкиле Мөхәммәт Миначев, “Илдан” хореография коллективы җитәкчесе Рәдиф Яваев бүләкләнде.