Олы Әтнә юлларында тизлекне киметәчәкләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов җитәкчелегендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган махсус киңәшмә узды

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Әтнә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов җитәкчелегендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган махсус киңәшмә узды.
Биредә каникуллар чорында балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да фикер алыштылар.
Эчке эшләр министрлыгының “Әтнә” полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәләхов республикадагы һәм безнең райондагы юл-транспорт фаҗигаләре белән таныштырды. Бездә аларның саны 20 процентка, һәлакәткә дучар булучылар саны 50 процентка кимегән. Татарстан җитәкчелегенең җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен көнүзәк мәсьәләләрнең берсе итеп күтәрүе урынлы. Әйтик, полиция бүлекчәсе җитәкчесе алдагы көнне генә Арчада җәяүлеләр катнашында узган юл һәлакәтләре белән таныштырды.
Ераклыгы 3 километр һәм вакыт аралыгы 15 минут тәшкил иткән ике шундый фаҗига булды. Ике җәяүле машина астында калып, һәлак булды, – дип билгеләде ул.
Габделнур Мәрданов район үзәгенең Электро, Камил Якуб, Нариман чатларына җәяүлеләр йөрү өчен махсус билгеләр куярга кирәклекне билгеләде. Чөнки юл фаҗигаләренең күбесе Олы Әтнәдә теркәлә. Райондагы 191 юл-транспорт һәлакәтенең 112се Олы Әтнәдә теркәлгән.
Галимнәр әйтүенчә, җәяүле белән бәйле юл фаҗигасы вакытында кешенең исән калу мөмкинлеге 50 километр/сәгать тәшкил итүче тизлек белән билгеләнә икән. Бу уңайдан район үзәгендә тизлекне шул дәрәҗәдә чикләү кирәк, диделәр. Закон нигезендә тизлекне 20 километр/сәгатькә арттырырга мөмкин. Димәк, Олы Әтнәдә транспорт тизлеге 30 километр/сәгать белән чикләнә. Комиссия карары нигезендә, бу хакта авыл җирлеге карар чыгарачак. Юл билгеләре кайда урнаштырылачаклыгы турында өстәмә хәбәр ителер, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.