Казанга Олимпия уты килү хөрмәтенә почта бланкына маркировка кую тантанасы була

Бу чара Кремль урамында урнашкан почта бүлегендә була

  (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Казанда почта элемтәсе бүлекләренең берсендә “2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары. Олимпия уты эстафетасы” почта бланкына маркировка кую тантанасы була. Бу хакта “Россия почтасы ФДУП филиалы - “Татарстан почтасы” матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу чара Казанга Олимпия уты килүгә багышлана.
Бу тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Ак Барс – 2002 елгы яшьләр” хоккей командасы, филателистлар, Казан элемтә электротехникумы укучылары катнаша.
Бу чарада катнашучылар Сочига җибәреләчәк открыткада Россия җыелма командасына теләкләрен яза ала.
Тантаналы чара Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча “Казан 420000” почта элемтәсе бүлегендә уза.