Бүген “Гаилә” республика үзәге авыр хәлдә калган балалар өчен чыршы бәйрәме уздырачак

Мөмкинлекләре чикләнгән, ятим, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр театральләштерелгән тамаша карый һәм бәйгеләрдә катнаша алача

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Июль” Хәйрия фонды һәм “Гаилә” республика үзәге авыр хәлдә калган балаларны “Ак Барс” яшьләр үзәге концертлар залында узачак чыршы бәйрәменә чакыра. Кечкенәләрне “ЕЛКИ.NЕТ или ЕЛКИ.YЕSть исемле театральләштерелгән тамаша көтә.
Спектакльдән соң, фойеда кечкенә тамашачыларны Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажларыт каршы алачак. Дәртле биюләр, күңелле бәйгеләр, бүләкләр уйнату, тәм-томнар мөмкинлекләре чикләнгән, ятим, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләргә яхшы кәеф алып киләчәк, дип хәбәр итә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты.
Декабрь аенда “Июль” Хәйрия фонды белән берлектә “Гаилә” Республика гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге авыр хәлдә калган балаларга күп шатлыклар алып килгән. Мөмкинлеге чикләнгән, ятим, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 3D форматында яңа мультфильмнар күрсәтү оештырылган.
Үзәк һәм фонд уздырган чаралар исемлегендә Казан шәһәренең 1нче санлы дәваханәсенең онкология һәм пульмонология бүлекләрендә дәваланучы нәниләр өчен “Балаганчик на Булаке” театр-студиясе артистлары катнашында Яңа ел чыгышы күрсәтелү дә бар.