Яңа ел бәйрәмнәрендә милициянең бөтен көче җәмәгатьчелек тәртибен саклауга куелачак

Бәйрәм чараларын үткәрү көннәрендә эчке эшләр органнарында тикшерү-оператив һәм ашыгыч эш итү төркемнәренең эше көчәйтеләчәк.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгы бинасында бәйрәм көннәрендә Татарстан милициясе кулланачак куркынычсызлык чаралары буенча яңа ел алды брифингы булды.
Җәмәгатьчелек тәртибен саклау вәкилләре исеменнән ТР эчке эшләр министры урынбасары, җәмәгатьчелек тәртибен саклау милициясе җитәкчесе Рафил Ногъманов чыгыш ясады. “2008 елда Татарстан Республикасында 325 чыршы, яңа ел шәһәрчекләре булачак, шул исәптән 69ы – Казанда, 22се – Чаллыда, 10ы – Түбән Камада. Бәйрәм чараларында күп кенђ балалар һәм яшүсмерләр катнашуы көтелә. Моның белән бәйле рәвештә, шәһәр милициясе 13 гыйнварга кадәр җәмәгатьчелек тәртибе куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк”.
Бәйрәм чараларын үткәрү көннәрендә эчке эшләр органнарында тикшерү-оператив һәм ашыгыч эш итү төркемнәренең эше көчәйтеләчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә объектларның янгын куркынычсызлыгы һәм аларның яңа ел чаралары үткәрү өчен яраклы булуы тикшерелгән. Бигрәк тә балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә янгын чыгуны булдырмауга игътибар бирелгән. Яшәү өчен мөһим булган хакимият һәм идарә органнары, медицина һәм белем учреждениеләре кебек объектларны террорчылыктан саклау көчәйтелгән.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, кагыйдә буларак, җинаятьләрнең күбесе 3–5 гыйнварга туры килә, көнкүреш низаглары, шулай ук урлау-талау очраулары арта.
Бу чорда җәмәгатьчелек тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен республика территориясендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итүчеләр, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре, яшьләр-студентлар берлеге «Форпост» вәкилләре җәлеп ителә.
Үзәк район чыршылары тәүлек буе милиция хезмәткәрләре тарафыннан саклана. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә торган урыннарда һәм мәктәп, Раштуа каникуллары вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының өстәмә юл-патруль хезмәте постлары куелачак.
Шулай ук «Тђмђке», «Алкоголь», «Пиротехника» һәм «Чыршы» кебек операцияләр актив үткәреләчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә ялган продукцияләрне ачыклау күрсәткечләре югары була.
Татарстан милициясе имин булмаган гаиләләр турында да онытмый. Милиция хезмәткәрләре “Милиция Кыш бабае” акциясе кысаларында исәптә торучы 2047 гаиләдә булачак һәм 5000нән артык бүләк тапшырачак.
Министр урынбасары иртәгә «Баскет-холл»да Минтимер Шәймиев катнашында булачак Президент чыршысы вакытында ныклы куркынычсызлык чаралары күреләчәге турында да сөйләде. Казанга бу бәйрәмгә бөтен республикадан 7000нән артык бала киләчәк. Шулай ук Меңьеллык паркы территориясендә һәм “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы чыршы янында бөтен ял көннәрендә дә югары дәрәҗәдә куркынычсызлык чаралары күреләчәк.
ТР буенча Эчке эшләр министрының урынбасары билгеләп үткәнчә, Казан милициясенә төп теләкләрнең берсе – “гражданнарга Яңа елны бәйрәм итәргә комачауламау”.