ТР Иҗтимагый палатасының соңгы бер ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясалды

Узган еллардагы хисаптан аермалы буларак, быелгы докладта, палата тарафыннан башкарылган эшләргә караганда, республикада гражданлык җәмгыяте торышын анализлауга зур игътибар бирелде
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Дәүләт Советының кече залында узган утырышта ТР Иҗтимагый палатысының соңгы бер ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясалып, хисап доклады расланды. Ул республикада гражданлык җәмгыяте үсешенә багышланган иде. ТР Иҗтимагый палатасы утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хисап палатасы, Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре һ.б. катнашты.
2008 елдагы эшчәнлеккә йомгак бер яктан, ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы эшчәнлеген бәяләү дә. Мәгълүм булганча, моннан бер ел элек Иҗтимагый палатаның беренче составы вәкаләтләре тәмамланып, алдагы ике елга яңа состав сайланган иде. Беренчесеннән аермалы буларак, бу юлы ул 60 әгъзаны берләштерә. Үзгәрешләр составтан тыш, бу җәмәгать институты составында эшләүче даими комиссияләргә дә кагылды. Беренче составта 7 комиссия эшләгән булса, хәзер комиссияләр 4 әү генә. Аның каравы, алар каршында 13 эшче төркем төзелде. Палата составына башка иҗтимагый оешмалардан күбрәк вәкилләр, эшмәкәрләр җәлеп итүне максат иткән булса, моңа ирешелгән. Палата рәисе Илгиз Хәйруллин билгеләп узганча, бу составка 60 иҗтимагый оешма вәкиле, күп төрле һөнәр ияләре кергән. Моннан тыш, эшче төркемнәр составында палата әгъзалары булмаган 28 иҗтимагый оешма вәкиле эшли.
Моннан өч ел элек Татарстанда төзелгән Иҗтимагый палатаның төп максаты – дәүләт, шулай ук республиканың икътисади, социаль үсешенә кагылышлы глобаль проблемалар хакында ачыктан-ачык фикер алышуга ирешү, дәүләт хакимияте органнарына карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен ишеттерү, шул рәвешле республикада гражданлык җәмгыятенең үсешенә юл ачу. Илгиз Хәйруллин белдергәнчә, бу юнәлешләрдә җитди адымнар ясала. Ул 2008 ел дәвамында ирешелгән зур казаныш дип дәүләт хакимияте органнары белән ике арада конструктив хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгаруны атады. Алар арасында ачык диалог башланган. Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлык-ведомстволар, Хисап палатасы һ.б. белән хезмәттәшлек тагын да ныгыган. Шушы вакыт эчендә палата аша Дәүләт Советының 18 закон проекты, Министрлар Кабинетының 18 карар проекты экспертиза узган. Уртак тырышлык белән, аерым проблемалар буенча «түгәрәк өстәл» утырышлары, иҗтимагый тыңлаулар уздырылган. Палата рәисе муниципалитетлар дәрәҗәсендә акрынлык белән булса да хезмәттәшлекнең яңа юллары эшләнүен җиткерде. Ел дәвамында 22 муниципаль районда Иҗтимагый советлар эшли башлау шуның ачык мисалы. Иҗтимагый палата 3 еллык эшчәнлек чорында үзенең кирәкле икәнен исбатлаган, җәмәгатьчелектә аңа ихтыяҗ арта бара. Моны гражданнардан алынучы мөрәҗәгатьләр дә раслый. «Шулай да әле палатаның мөмкинлекләре тулы куәтенә файдаланылмый. Эшкә өстәмә белгечләрне тарту таләп ителә. Палатада эш иҗтимагый башлангычта, ягъни аның әгъзаларына биредә төп эш вакытыннан тыш шөгыльләнергә туры килә. Аларның һәрберсеннән зур тырышлык, яңа идеяләр таләп ителә», – ди палата рәисе.
Узган еллардагы хисаптан аермалы буларак, быелгы докладта, палата тарафыннан башкарылган эшләргә караганда, республикада гражданлык җәмгыяте торышын анализлауга зур игътибар бирелә. «Гражданлык җәмгыяте граждан, дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәттәшлегенә корылган. Ә палата соңгылары мәнфәгатьләрен чагылдыра. Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, республикада бу мөнәсәбәтләрне хезмәттәшлек дип бәяләргә тулы нигез бар», –ди Илгиз Хәйруллин. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүдә Иҗтимагый палатаның массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлегенә зур ихтыяҗ булуына басым ясады. Тик әлегә ике арада аңлау юк. Палата эшчәнлеге мәгълүмат чараларында тулысынча яктыртылмый. Палата рәисе монда үзләре ягыннан да эшләнеп җитмәгән әйберләр булуын таный. Мәгълүмат чараларын бүген палата утырышларына, аның эшчәнлеген яктыртуга проблемалары конкрет куелган темалар белән генә җәлеп итеп булачак.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында бүген ТР Иҗтимагый палатасының җәмгыятьтәге һәр төрле проблемаларны күтәрә алырлык институт булуына басым ясады. Аларны җәмгыятьне борчыган проблемаларны хакимият органнары алдына катгыйрак куярга чакырды. Аның фикеренчә, Россия Иҗтимагый палатасыннан аермалы буларак, Татарстандагы әлеге җәмәгать институты күрсәтмәлелек белән шөгыльләнми, палата әгъзалары булган аерым шәхесләрне рекламалаудан азат. Бу аның зур өстенлеге. Парламент рәисе палата өчен Дәүләт Советына сайлаулар белән бәйле алда катлаулы чор булуын искәртте. Ул Иҗтимагый палатаны җаваплылыкта сынау чоры да булачак. «Сәяси, партия көрәшендә сезнең абруйдан файдаланырга теләүчеләр булырга мөмкин. Сез моннан өстенрәк булырга тиешсез», – дип белдерде ул Иҗтимагый палата әгъзаларына.