“Татар-информ” агентлыгы студиясендә җинаятьләрне исәпкә алу темасына видеоконференция уза

Студиянең кунагы – ТР Прокуратурасының җинаятьләрне тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы, юстиция өлкән киңәшчесе Сергей Мосунов
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Татар-информ” агентлыгы интернет-телевидениесе студиясендә ТР Прокуратурасының җинаятьләрне тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы, юстиция өлкән киңәшчесе Сергей Мосунов белән оnline-конференция узачак.
Конференциянең темасы – “Татарстанның хокук саклау органнарында җинаятьләр турындагы хәбәрләрне исәпкә алу, теркәү һәм карау”. Барлык җинаятьләр дә теркәлеп барамы? Үз гаризагызның милициядә һәм башка хокук саклау органнарында кабул ителүенә ничек ирешергә?
Боларның барысы хакында да “Татар-информ” агентлыгы интернет-телевидениесе студиясендәге оnline-конференциядә сүз барачак. Сорауларыгызны инде хәзер үк бирергә мөмкин.