Тарих институты балалар өчен “Евразия тарихы” дигән китаплар сериясе әзерли

Төрки каганлык турындагы беренче китап 2009 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрәчәк, дип белдерә Тарих институтының матбугат хезмәте
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, яшь рәссам-дизайнерлар һәм авторлар белән берлектә, “Евразия тарихы” исеме астында китаплар сериясен әзерләү һәм бастырып чыгару эшенә кереште. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, Россия тарихында беренче тапкыр дөнья күрәчәк әлеге басмалар мавыктыргыч, төсле рәсемнәр белән бизәлгән искиткеч зәвыклы булачак, дип белдерә Тарих институтының матбугат хезмәте.
Төрки каганлык турындагы беренче китап 2009 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрер дип ниятләнә. Бүгенге көндә “Ибн Фадланның Болгар дәүләтенә сәяхәте”, “Болгар шәһәренең тормышы”, “Бөек Идел юлы”, “Алтын Урда” һәм “Минем борынгы башкалам — Казан” исемле китаплар өстендә эш алып барыла. Китаплар татар тарихын яктырткан академик басмаларга нигезләнеп, шул ук вакытта балалар психологиясен исәпкә алып языла. Һәрберсе 3 өлештән (китап-уенчык, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен рәсемле китаплар формасында һәм шул чор тарихын яктырткан сувенир) торган әлеге китаплар балалар бакчалары тәрбиячеләренә, башлангыч сыйныфлар укытучыларына, ата-аналарга һәм укучыларга адреслана.