Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең бурыч – кризистан ныгып чыгу”

Чистайга эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе өч дәрәҗәдәге “бердәмроссияле” депутатлар белән очрашты.
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Кичә Чистайга эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч дәрәҗәдәге “бердәмроссияле” депутатлар белән очрашты. Очрашуда РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район активы катнашты.

“Кризисның йогынтысын тойган хәлдә дә елны уңышлы тәмамлавыбыз турында кыю рәвештә әйтергә мөмкин. Уңыш продукция сату күләмнәре буенча да – 900 миллиард сум, быелга кабул иткән барлык дәүләт һәм хөкүмәт программаларын (юл, торак төзелеше, торак фондның капиталь ремонты һ.б.) гамәлгә ашыру күләмнәре буенча да. Республикабызның сәнәгать инерциясе һәм халык хуҗалыгы тармакларындагы эш темпы шулкадәр югары ки, хәтта узган елгы дәрәҗәгә үсеш 7 проценттан да ким булмады”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе депутатларга федераль һәм республика хөкүмәтләренең финанс кризисы нәтиҗәләрен киметү максатыннан күрелгән чараларны сөйләде. “Бүген федераль хөкүмәт бу кризисның эре предприятиеләргә, тауар җитештерүчеләргә, халык хуҗалыгы тармакларына йогынтысын йомшарту буенча актив чаралар күрә. Төбәкләргә кагылышлы чаралар республикада эшкәртелгән инде. ТР Президенты да, Хөкүмәт тә халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына, зыянга аеруча дучар булган предприятиеләргә ярдәм чараларын тәкъдим итә, дәүләт заказын көчәйтү һәм әлеге предприятиеләрнең продукциясен сатып алу буенча аларга ярдәм мәсьәләләренең тулы бер блогы эшләнгән”, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, федераль Хөкүмәтнең киләсе елда газ бәясен 5 проценттан да артыкка күтәрмәячәге хакындагы вәгъдәсе дә бик мөһим. Бу җылылык, электр энергиясе кыйммәтләнү схемасын җиңеләйтәчәк, коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту халык һәм предприятиеләргә каты бәрелмәячәк. “Газпром” белән РФ нефть сәнәгатенә ярдәм исә ягу сезонында газның өзлексез килүен тәэмин итәчәк. ТР бюджетының бик зур булмаган профицитын киләсе ел уңышы өчен минераль ашламаларны алдан сатып алуга тоту каралган.

“Татарстан икътисады, аның структурасы һәм без алдагы елларда гамәлгә ашырган программалар безгә кризис нәтиҗәләрен йомшартырга һәм бәлки, аерым тармакларда кризистан соңгы чорга чыгарга мөмкинлек бирә дип ышанасы килә. Кризис чорының бурычы – көндәшлеккә сәләтле, икътисади яктан нигезле җитештерүчеләргә кризистан соңгы чорга чыгу өчен профильсез бизнестан, нәтиҗәсез җитештерүчеләрдән арыну. Без көндәшлеккә сәләтле продукцияле сату базарларын югалтмыйча, ә предприятиеләрдә профессионалларны саклап калып, республика икътисадының кризистан соңгы чорда кискен үсә башлавына ирешергә тиеш. Бу бик мөһим бурыч һәм без аны хәл итәргә тиеш”, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.

Булачак сайлау кампаниясе турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Дәүләт Советына сайлаулар уздыру өчен киләсе елның 1 мартыннан да начаррак вакытны уйлап табып булмый, өстәвенә, хакимият партиясе өчен. “Бу чорда кризисның йогынтысы, һичшиксез, сизеләчәк – хезмәт хакын вакытында арттырмаячакбыз, эш көне тулы булмаячак, коммуналь хезмәтләргә тарифлар күп булмаса да артачак, яңа эре объектлар төзелеш башламаячакбыз. Шушы шартларда без кешеләрне “Бердәм Россия” өчен тавыш бирергә өндәргә тиеш. Шуны әйтергә телим, бу кризис килгәндә хакимияттә кем генә булмасын, ул барыбер килер иде. Бу безнең гаеп түгел – кризисның шушы чорда килүе безнең бәла. Һәм бу чорда без хакимиятне бирергә ниятләмибез. “Бердәм Россия”нең командасы, программасы бар. Ул эшләнеп бетеп, бу кризистан илгә ныгып чыгарга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте ул.

“Бердәм Россия” тәкъдим иткән кандидатларга бу кешеләр республика парламентында безнең мәнфәгатьләрне яклар һәм тормышыбызны җиңеләйтерлек карарлар кабул итәр дигән ышаныч, өмет һәм оптимизм белән теләктәшлек күрсәтсеннәр иде. “5 елда без 159 закон һәм 300гә якын карар кабул иттек. Чишелмәгән проблемалар күп. Тик без алдыбызда торган бурычларны эзлекле рәвештә хәл итәчәкбез”, -дип өндәде Ф.Мөхәммәтшин.