Бүгенге көндә Татарстанда 47168 кеше торакка мохтаҗ

Татарстанлылар быел торакның бер квадрат метрын 22 мең сумнан алса, киләсе елда ул әлеге суммадан күпкә артмас, ди “ТР Президенты каршындагы комммерцияле булмаган дәүләт торак фонды” идарәсе җитәкчесе Сергей Сухоруков

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татмедиа” агентлыгында “ТР Президенты каршындагы комммерцияле булмаган дәүләт торак фонды” идарәсе җитәкчесе Сергей Сухоруков белән матбугат очрашуы булды.
“Татарстанның ипотека программасы үзенчәлекле булуы белән аерылып тора һәм Россия күлмәндә аңа тиңнәр юк”, - дип белдерде С.Сухоруков. Һәм социаль ипотекага бирелә торган фатирларның квадрат метры 2008 елда 22 мең сум тәшкил итүен (коммерцияле оешмаларда бу бәя ике тапкырга артык) һәм бу сумманың республика икътисадында нинди генә үзгәрешләр туа калса да, әлегә шулай калачагын да әйтеп узды.
Билгеле булганча, ипотека программасы ике юл белән финанслана. Аның беренчесе — оешмалар тарафыннан акча күчерү булса, икенчесе — гражданнар тарафыннан дәүләттән торак сатып алу юлы белән башкарыла. “Әле беренче вакытларда оешмалар ярдәменнән башка эш итү мөмкин түгел иде. Әйтергә кирәк, алар елның-елында программаны тормышка ашыруда үзләреннән өлеш кертә килә. Мәсәлән, 2005 елда оешмалардан 3 миллиард 308 миллион сум акча җыелган (предприятиеләр өлеше 100 процент) һәм бу елны 6661 фатир кулланышка тапшырылган. 2006 елда исә 6 миллиард 805 миллион сум акча тупланган һәм бу оешмалар тарафыннан җыелган сумманың 64 процентын тәшкил итә — барлыгы 7402 фатир бирелгән. 2007 елда исә 10 миллиард 971 миллион сум акча күчерелгән (оешмалар өлеше 44 процентны тәшкил итә) һәм 8897 фатир кулланышка тапшырылган. Быел исә 9269 фатир тапшырыла”, - диде С.Сухоруков һәм финанслауда оешмалар өлешенең фатир сатып алучылар саны арта бару исәбенә кимүен дә ассызыклап үтте.
Үз чиратында, ул социаль ипотека буенча фатир алуда барысы да күз алдында, ягъни барлык мәгълүматларның, фондтагы яңалыкларның оешманың рәсми сайтында урын ала баруын да әйтеп узды. “Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Татарстанда 47168 кеше торакка мохтаҗ. Алар инде реестрга кертелгән, үзләренең чиратын көтә. Ләкин социаль ипотека программасы чынга ашмый торган әйбер түгел, чиратта торучылар үз вакыты белән фатир ала килә”, - ди Сергей Иванович.
Оешмаларның торак төзелешендә катнашуына янә бер тукталып, С.Сухоруков алар арасында да фондка бурычлары булганнары, шулай ук вакытында акча күчергән “Татнефть”, “Таттрансгаз”, “Нижнекамскнефтехим”, “Казаньоргсинтез”, “Татэнерго” кебек эре оешмалар барлыгын да әйтеп узды.
Татарстанлылар быел торакның бер квадрат метрын 22 мең сумнан алса, киләсе елда ул күпмерәк булачак соң? Әлеге сорауга торак фонды вәкиле түбәндәгечә җавап бирде: “Хәзерге вакытта торак программасын 2009 елда дәвам итү һәм тормышка ашыру юнәлешендә әзерлек эшләре бара. Ике атнадан ул Президентка тәкъдим ителә һәм анда инде бәяләр дә билге булачак”, - диде. Үз чиратында, ул бер квадрат метр өчен бәя күпкә артмас, дип тә белдерде.