2008 елның 11 аенда ГТЮ шәһәр яны транспортында керми калган табыш 799 млн. сум тәшкил итә

Әлегә шуның төбәкләр тарафыннан 316 млн. сумы кайтарылган
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Билгеле булганча, федераль законнар нигезендә, ил субъектлары шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү тарифларын үзләре билгеләргә хокуклы. Күп төбәкләрдәге тарифлар пассажирлар ташуның гамәлдәге үзкыйммәтеннән түбән. Шуңа күрә, субъектлар тимер юлларга тарифларны дәүләт көйләве нәтиҗәсендә керми калган табышны компенсацияләү йөкләмәсе ала.
Горький тимер юлының шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташуны оештыру буенча илнең 9 төбәге белән килешүе бар. Алар – Түбән Новгород, Киров, Свердловски, Рязань өлкәләре һәм Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия республикалары. Шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү бәяләре әлеге килешүләр нигезендә дәүләт тарафыннан җайга салына.
Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итүенчә, 2008 елның 11 ае өчен Түбән Новгород өлкәсе тимер юлга керми калган 108,2 млн. сумлык табышны компенсацияләгән. Киров өлкәсе түләгән компенсация, мәсәлән, 35,3 млн.сумлык, Татарстанныкы – 112,5 млн. 2008 елның 11 аенда Горький тимер юлында шәһәр яны тимер юл транспортында тарифларны дәүләт көйләнеше нәтиҗәсендә керми калган табыш 799 млн. сум тәшкил итә. Әлегә шуның төбәкләр тарафыннан 316 млн. сумы кайтарылган.
Горький тимер юлы 2010 елдан башлап этаплап төбәк бюджетларыннан керми калган табышларының тулы өлешен кайтару буенча эш алып барырга җыена. Ул төбәкләр хакимиятләре белән төзелгән озак вакытлы килешүләргә һәм 2009-2011 елларга төзелгән документларга нигезләнеп башкарылачак.