Бүген Баулыда республикада почта тармагын үстерү буенча зур сөйләшү узачак

Бүген Баулыда республикада почта тармагын үстерү буенча зур сөйләшү узачак

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Баулыда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының күчмә коллегия утырышы узачак. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә – Татарстанда почта тармагын үстерү перспективалары.

Халыкның барлык катламына хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүгенге көндә социаль әһәмияте ягыннан мөһим урын алып тора. Соңгы елларда әлеге тармакта инфокоммуникация хезмәтләре үсешенә зур игътибар бирелә. Почта бүлекләренә кертелгән бу яңалык бигрәк тә авыл халкы өчен зур мөмкинлекләр ачты. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ассызыклауларынча, яңа проектлар кертү, хезмәтләр спектрын киңәйтү, заманча техника белән җиһазландыру республиканың барлык территориясендә почта элемтәсенең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.