Владимир Путин Татарстанда яшәүче алты кешегә дәүләт бүләге тапшыру карарын имзалады

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллегенең эшләр идарәчесе Рөстәм Әмирханов Дуслык ордены белән бүләкләнде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның алты кешесе хезмәт эшчәнлеге өчен мактаулы исемнәр, медальләр һәм орденнарга лаек булды. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллегенең эшләр идарәчесе Рөстәм Әмирханов бүләкләнде.

«Ватан каршындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә орден медале белән эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары Руслан Мөхәрләмов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты башлыгы Марат Хәсәнов һәм Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Марат Галиев бүләкләнде.

Моннан тыш, «Татнефть»нең бер структур бүлекчәсенең ике хезмәткәре Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре исеменә лаек булды.