Татарстанда ташламалы транспорт карталары гамәлдә булу-булмавын ачыклаучы сервис эшли

«Карта блокировкаланган» хәбәре чыкса, ә пассажирның QR-коды бар икән, аңа 8 (919) 693-05-43 телефоны буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ташламалы транспорт карталарын блокировкалау һәм блокировкадан азат итү буенча сервис эшли башлады. Ул social-card.ru сайтында эшли, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. 

«Ташламалы транспорт картасы белән йөри торган 60 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга мәгълүматны сайтта тикшерергә киңәш ителә», – диделәр министрлыкта.

Сайтның махсус бүлегендә карта номерын кертергә кирәк. Әгәр чикләүләр юк икән, картаның актив булуы турында хәбәр барлыкка киләчәк.

«Карта блокировкаланган» хәбәре чыкса, ә пассажирның QR-коды бар икән, аңа 8 (919) 693-05-43 телефоны буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанда 22 ноябрьдән башлап, вакциналаштыру турында QR-коды булмаган, Covid-19 инфекциясе йоктырып авырмаган яки медицина каршылыгы булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарның гамәлдә булуы туктатылды.