Фәрит Мөхәммәтшин «Газета-журналларга язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды

«Мин бүген Баулы картлар йортын республика басмаларына яздырдым. Өлкәннәр буяу исе аңкып торган газета укырга күнеккән бит, шуның белән яшиләр дә», — дип искәртте сәясәтче.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖ оештырган «Газета-журналларга язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды.

«Әлеге традицияне саклыйбыз. Депутатлар үзләренә беркетелгән хастаханәләрне, сәламәтлек саклау оешмаларын, ветеран йортларын, балалар учреждениеләрен ел саен рус һәм татар телендә чыга торган газета-журналларга яздыра», — дип белдерде Мөхәммәтшин журналистларга.

«Кешеләр вакытлы матбугатны көтеп ала. Дөрес, телевидение дә, радио да бар. Мин бүген Баулы картлар йортын республика басмаларына яздырдым. Өлкәннәр буяу исе аңкып торган газета укырга күнеккән бит, шуның белән яшиләр дә», — дип искәртте сәясәтче.

«Рәхәтләнеп яздырдым. Алар Татарстандагы барлык яңалыкларны белеп торыр һәм моңа шат булыр дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Кырым-Сарай авылында урнашкан Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне 2022 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа» АҖ нәшер итә торган биш басмага яздырды. Хәзер биредә яшәүче өлкәннәр «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан», «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарын һәм «Сөембикә» журналын укый алачак.