Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә Яңа елга ишегалларын матур итеп бизәүчеләрне бүләкләячәкләр
Конкурста җиңү өчен авыл җирлекләре һәм район үзәге оешмалары аерым көч сынаша.
(Чирмешән, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Бу көннәрдә Чирмешән районы оешмалары һәм учреждениеләре ишегалларын Яңа ел бәйрәменә әзерли башлады. Чыршыларын иң матур бизәүчеләрне быел да бүләкләячәкләр.
Район башкарма комитетының территорияләрне Яңа елга бизәү уңаеннан чыккан карары нигезендә игълан ителгән бәйге 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәне 24 декабрьдә ясаячаклар.
Конкурста җиңү өчен авыл җирлекләре — бер, район үзәге оешмалары икенче номинациядә көч сынаша. 11 кешедән торган махсус комиссия бизәлешнең сәнгати эшләнешенә, утларга, территорияне кар сыннары белән бизәүгә, боз шәһәрчекләренә, кар тауларына, оригинальлеккә игътибар итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз