«Салават күпере» журналы бәйрәмендә «Минем Шүркә» бәйгесе җиңүчеләрен котлаячаклар

«Салават күпере» басмасының символын ясаучы балалар арасында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, 26 ноябрьдә, 18.00 сәгатьтә «Салават күпере» балалар журналы редакциясе 30 яшьлек юбилей тантанасын билгеләп үтәчәк. Бәйрәмдә «Минем Шүркә» бәйгесе җиңүчеләрен дә тәбрикләп үтәчәкләр. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Балалар «Салават күпере» үткәргән бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Алар бүләкләрен марттан бирле көтә, чөнки үз вакытында тапшыра алмадык. Барлыгы иллегә якын эш кабул ителде. «Балалар журналның символы — Шүркəне үз куллары белән, төрле алымнар кулланып ясарга тиеш иде. Беренче урын Мәликә Һидиятуллинага (Арча), икенче урын Нәзилә Мөхәммәтшинага (Азнакай), өченче урын Алинә Сәмитовага (Буа) бирелде», — ди ул.

Бәйгедә катнашкан Шамил Низамов (Лениногорск) һәм Закир Вилданов (Казан) махсус бүләккә ия булган. «Бәйгедә җиңгәннәр өчен махсус бүләкләр әзерләдек. „Салават күпере“нең туган көнендә мәртәбәле кунаклар — балалар һәм әниләр. Әниләр балаларын татар телендә чыгып килүче журналлар белән тәрбияләп үстерә», — диде Зилә Хөснетдинова.