news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Зәй пенсионерларына азык-төлек җыелмасы тапшырды

Хәзер өлкән буын тирә-юньдәгеләр белән аралашуны чикләргә мәҗбүр.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Клара Ермолаева). Зәйдә Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Олег Морозов йөкләмәсе буенча коронавирус пандемиясе аркасында риск төркеменә кергән Зәй пенсионерларына чираттагы азык-төлек җыелмаларын тапшырдылар. Бу хакта район газетасы яза.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар мондый ярдәмгә бик мохтаҗ. Нәкъ менә хәзер өлкән буын тирә-юньдәгеләр белән аралашуны чикләргә мәҗбүр. Мондый кыенлыкны янәшәләрендә ярдәм итә алырлык туганнары һәм якыннары булмаган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр аеруча нык сизә. Алар өчен битараф булмаган кешеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез, диелә хәбәрдә.

Зәй социаль яклау бүлеге Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовка социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100