Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Республика Яңа ел чыршысына 36 млн сум акча биреләчәк
Кунакларны медицина битлекләре белән тәэмин итәчәкләр, ә бинада антисептиклы диспенсерлар урнаштырылачак.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Традицион республика Яңа ел чыршысы өчен Татарстан бюджетыннан 36 млн. сум биреләчәк. Бәйрәм кунакларына бер тапкыр кулланыла торган битлекләр дә өләшәчәкләр. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.
Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар. Кунакларны медицина битлекләре белән тәэмин итәчәкләр, ә бинада антисептиклы диспенсерлар урнаштырылачак.
Сәхнәгә популяр артистлар чыгарга тиеш, диелә конкурс документларында.
Узган ел республика Яңа ел чыршысы бәйәрәмендә бөтен Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз