Казанда кар чистарту өчен гаризаны кайнар элемтә аша биреп була

Җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм зур автомобиль агымы булган беренче категорияле юллардан карны беренче чиратта чистарталар.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар элемтә телефоннары эшли. Гаризаларны «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кар чистарту мәсьәләләре буенча Татарстан башкаласында яшәүчеләр түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

+7(843)555-07-96 (диспетчерлык, тәүлек буе)

Вахитов һәм Идел буе районнары

+7(843)264-35-00 (төзекләндерү бүлеге, 9.00-дән 18.00-гә кадәр)

+7(843)292-51-89 («Трест «Горводзеленхоз» МУП, 9.00-дән 18.00-гә кадәр)

Киров һәм Мәскәү районнары

+7(843)557-76-10 (тәүлек буе)

Совет районы:

+7(843)295-77-05 (тәүлек буе, «Шәһәр күперләре» МУП).

Казанда ишегалларында кар чистарту өчен идарә итүче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Әгәр йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә, шәһәр халкы идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала, я «Ачык Казан» сервисы сайтында яисә: +7(843)236-41-23 яки 063 телефоны буенча заявка калдыра ала.

Беренче чиратта карны җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм зур автомобиль агымы булган беренче категорияле юллардан; икенчесендә — азрак трафиклы, ике полосалы юллардан; өченчесендә — квартал эчендәге юллардан һәм ишегалларыннан, шәхси сектордан һәм бистәләрдән чыгаралар Гадәттә, иртәнге җидегә юллар чиста булсын өчен, кар чыгару эшләре төнлә башкарыла, диелә хәбәрдә.