news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ятим балалар өчен йорт куллануга тапшырыла

Күп катлы йорт «Торак һәм шәһәр мохиты» илкүләм проекты буенча төзелгән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада 105 фатирлы яңа йорт яраклылык турында сертификат алды. Бу хакта Татарстан дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы яза.

Күп катлы йорт республиканың социаль ипотека программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохиты» илкүләм проекты буенча төзелде. Ул Алабуганың Танайка микрорайонында урнашкан.

Йорт куллануга тапшырылгач 105 гаилә фатирлы булачак. 26 фатир ятим балалар өчен билгеләнгән. Йорт янәшәсендәге террритория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100