ТР Дәүләт Советында гаилә һәм аның кыйммәтләре "түгәрәк өстәл"дә барланды

Анда ТР парламенты Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, галимнәр, дин әһелләре катнашты

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре. Гаилә һәм балалар ихтыяҗларына бәйле рәвештә, дәүләт һәм җәмгыятьнең социаль партнерлыгы" темасына "түгәрәк өстәл" уздырылды. Анда ТР парламенты Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, дин әһелләре, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б.лар катнашты.

ТР парламентының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова  тулы булмаган гаилә проблемаларына элек игътибар зур булуын, хәзер исә гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калу мәсьәләләре күтәрелүен ассызыклады. "Нормаль, сәламәт гаиләне саклау, үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләре тәрбияләү өчен дәүләт һәм җәмгыять нәрсә эшләргә тиеш - без бүген шуны ачыкларга тырышачакбыз", - диде ул утырышны ачып. 

Аның урынбасары Татьяна Воропаева бу мәсьәләдә: "Гаилә ул - хәзерге заманда эш алып барылырга тиешле бик җитди юнәлеш. Элегрәк "Ватан гаилдән башлана" дигән реклама бар иде. Җәмгыять үсешенең һәр яңа этабында кыйммәтләр үзгәрә, гаилә, мораль, рух үзгәреш кичерә. Әмма гаилә теләсә кайсы очракта да шәхес һәм җәмгыятьтәге катаклизмнар арасында бәйләнеш булудан туктамый", - диде.

ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова социаль тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, сораштыруда катнашкан һәм 1 елдан артык бергә торган парларның 70 проценттан артыгында балалар юк, 30 процентында гына 1 бала бар. 1-5 ел бергә яшәүче парлар арасында да нибары 1 бала тәрбияләүче гаиләләр саны 64 процентны тәшкил иткән, ә һәр 4 нче гаиләнең мәхәббәт җимеше булмавы, бала тәрбияләүдән ерак булуы ачыкланган.

Гаилә таркалу сәбәпләренә килгәндә - алар төрле. Аерылышучылар арасында үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәсендә,  беренче урында парларның бер-берсен аңламау һәм психологик яктан берсен-берсе канәгатьләндермәү нигез булуын ачыкларга ярдәм иткән, икенчедә - матди кыенлыклар, өченчедә - хыянәт, дүртенчедә - алкоголизм .

Ф.Илдарханова: "Замана гаиләләре гаилә кыйммәтләрен һәм мәдәни мирасны саклый дияргә мөмкин. Әмма традицион кыйммәтләрнең югалуы да күзәтелә. Әгәр милләт тормыш өчен кирәкле ариентир һәм идеалларын югалтса, үзен саклый алмаса һәм үрчемәсә, - аңа дошман да кирәкми, чөнки ул болайда юкка чыгачак", - дигән фикер җиткерде һәм гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эш алып барырга тәкъдим итте.

Алдан сүз сорап алган Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан фикеренчә, гаиләләр, беренче чиратта, рухи кыйммәтләрнең бетүе, түбәнәюе аркасында таркала. "Без, кызганычка каршы, башкарган эшләребезнең нәтиҗәсен басым ясамыйча төрле гамәлләр кылабыз. Бездә күпләп бала таба башладылар, аерылышучылар саны азайды, бер җенесле гаиләләләр саны бөтенләй юк диярлек. Кеше ирекне күбрәк тойган саен, без бүген күтәргән мәсьәлә дә катлаулана бара. Гаиләләрнең күбесе мәхәббәткә нигезләнеп түгел, ә матди якны кайгыртып кына корыла башлады. Мәхәббәт исә кешенең рухи хәләте сәламәт булганда гына туа ала", - дип саный дин әһеле.

ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә үткәннәргә кайтып, балаларны тәрбияләүдә элеккеге ысулларны файдаланырга өндәде. “Гаилә — гарәп телендә яклаучы, учак дигән мәгънәгә ия. Ул барлык начарлыклардан, явызлыклардан, үз-үзеңә кул салу, экстремистлык кебек хәтәр һәм аяныч гамәлләрдән саклый. Гаиләнең әһәмиятен аңлау өчен тарихка күз салырга, балаларда туганлык җепләрен ныгытырга кирәк”, - диде. Рөстәм хәзрәт фикеренчә, балаларны бары гаиләдә генә дөрес итеп тәрбияләп була. Моның бер ысулы буларак ул шәҗәрәләрне өйрәнү, киләчәк буынга ата-бабалары хакында мәгълүмат калдыруны саный.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина чыгышында 2016-2017 уку елында республика мәктәпләренең барысында да "Гаиләне өйрәнү" фәне кертеләчәген хәбәр итте. Әлеге фән уку программасыннан тыш, ягъни өстәмә өйрәтеләчәк. Моның өчен укытучылар әзерләнә башлаган инде.