«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кунакта - Мария Киселева

Барлык журналистлар шоуга чакыру ала

 (Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Өч тапкыр Олимпия чемпионы, “Беренче канал” алып баручысы һәм Россия Президентының ышанычлысы Мария Киселева 26 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә журналистларны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына (Декабристлар ур.,2 йорт) матбугат конференциясенә чакыра.

Матбугат конференциясе Казанда балалар һәм олылар өчен “Страна снов” Яңа ел тамашасын үткәрүгә багышлана.

Искәртеп үтәбез: балалар һәм олылар өчен дөньяда тиңнәре булмаган шоу 2016 елның 2-9 гыйнварында Казанда узачак.

Проект Татарстан Республикаы Президенты һәм Казан мэриясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.